Казанда киңәшмә: Татарстанда Идел буе федераль округы яшьләр сәясәте һәм проектлары

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев рәислегендә киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә Идел буе федераль округының яшьләр сәясәтен һәм иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шулай ук мәгариф һәм фән, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәләре өчен җаваплы республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, шулай ук федераль һәм төбәк мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан территориясендә яшьләр белән башкарыла торган эшкә җентекле бәя бирелде, тәрбия эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча ирешелгән нәтиҗәләр әйтелде, шулай ук Идел буе федераль округының иҗтимагый проектлары кысаларында яшьләр белән эшләү сыйфатын күтәрү юллары билгеләнде.

Төбәк традицион кыйммәтләргә, патриотизмга һәм Россиянең дәүләт символларына хөрмәт күрсәткечләре буенча округта иң яхшы өчлеккә керә. Яшь татарстанлыларның 84%ы илдә үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлекләре барлыгына ышана  – бу дәүләткә ышанычның югары күрсәткече. Шул ук вакытта төбәктә яшьләрнең иҗтимагый проектларда һәм үз-үзен тормышка ашыруның башка формаларында катнашу мөмкинлеген арттыру буенча бурычлар тора.

«Безнең өчен рейтингларда финал урыннары түгел, ә шәһәрләрдә һәм ерак районнарда яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мөһим – бу тулы вәкаләтле вәкилнең йөкләмәсе», – дип ассызыклады Олег Машковцев.

Татарстан Республикасы «ФормАрт», «Театральное Приволжье» округ проектларында, һәвәскәр студентлар командалары арасында округ турнирларында һ.б. югары нәтиҗәләр күрсәтте. Киңәшмәдә шулай ук төбәкнең эзләнү хәрәкәтенә һәм студентлар отрядларына ярдәм итү буенча эше аерым билгеләп үтелде. Киңәшмәдә катнашучылар алдына Идел буе федераль округының «Туриада» спорт-туристлык лагеренда һәм «Гвардеец» Яшь армия хәрби-патриотик җыеннарында катнашу нәтиҗәләрен арттыру бурычлары куелды.

Олег Машковцев республика җитәкчелегенә узган елдан округ форумына әверелгән «Конструктив» форумын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Аның «Яшьләрнең деструктив тәртибенә каршы тору» темасы тәрбия эшендә бик кирәкле.

Киңәшмәдә докладлар белән Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Хезмәт, халыкгны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Спорт министры Владимир Леонов, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International