«Кадерле дуслар, сезгә иҗади илһам, кызыклы вакыйгалар, якты тәэсирләр телим. Шулай ук һәрвакыт югарылыкта калыгыз, сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, сезнең талантыгызга сокланучылар һәм шатланучылар белән янәшә булыгыз», – дип белдерде Фазлыева.
Быел махсус дәүләт стипендияләре 21 нче мәртәбә бирелә. Традиция 2006 елда, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан «Созвездие‑Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә ярдәм итү чаралары турында карар кабул ителгәндә барлыкка килә. Шул вакыттан бирле ел саен махсус стипендияләр «Вокаль ансамбльләр», «Вокал‑соло», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә Гран‑прига һәм беренче призлы урыннарга лаек булган фестивальдә катнашучыларга билгеләнә.
«Татарстанда без яшь талантларга нуленче еллардан ярдәм итә башладык. Киләчәкне бары тик иҗади элита гына формалаштыра», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Шушы еллар эчендә республиканың төрле районнарыннан 583 катнашучы президент стипендиатлары булды. Моннан тыш, премияләрне 1 дәрәҗә лауреатлар әзерләгән педагоглар да ала.
«Сез барыгыз да безнең дөньяны, республикабызны, мәктәпләребезне, балалар бакчаларыбызны бизисез. Һәм бүген без сезнең тулы бер календарь ел дәвамында куйган зур хезмәтегезнең нәтиҗәләрен күрәбез», – дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әлеге фестивальдә медальләр яулаучыларны котлады, шулай ук талантлы балалар педагогларына белемнәрен, көчләрен һәм күңелләрен балаларның шундый яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләренә салганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телисем килә һәм балаларны яклау көне елына 365 көн дәвам итсен», – дип йомгаклады министр.
Быел фестивальнең 40 лауреаты дәүләт стипендияләренә ия булды, алар арасында: «Камские звездочки» үрнәк балалар хореография коллективы (Балык Бистәсе), «Мизгел» җыр театры (Яр Чаллы шәһәре), Сухарев Рифат (Лаеш районы), Шишмагаева Александра (Зәй шәһәре), Хәбибуллин Арслан (Биектау районы) һәм башкалар. «
«Золотое яблочко» хореография коллективы җитәкчесе Галина Минеевага (Түбән Кама шәһәре) «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.