Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Халыкара балаларны яклау көнендә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Милләтебез хәзинәләре» — «Сокровища нации» профильле балалар сменасы ачылды. Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» Яшьләр үзәге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты, ул катнашучыларга туган тел традицияләрен саклауларын һәм аны яшьтәшләре арасында популярлаштыруларын теләде.
Сменада Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 152 бала һәм яшүсмер катнашачак. Проект илнең төрле субъектларында яшәүче татар балаларын милли үзенчәлекне саклау, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын өйрәнү аша берләштерүгә юнәлдерелгән.
Унсигез көн дәвамында катнашучылар өчен бай мәгариф һәм мәдәни программа оештырылачак. Балаларны татар теле дәресләре, вокал, хореография, актерлык осталыгы, декоратив-гамәли сәнгать һәм спорт уеннары буенча мастер-класслар көтә. «Аулак өй» интерактив бию-уен программасы оештырылачак, анда катнашучылар татар халык уеннары, гореф-гадәтләре белән танышачаклар. Шулай ук балалар өчен күренекле мәдәният, мәгариф һәм иҗтимагый өлкә эшлеклеләре белән очрашулар оештырылачак.
Смена кысаларында татар халкының тарихы һәм традицион мәдәнияте белән танышуга аерым игътибар бирелә. Программада Казан Кремленә, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына экскурсияләр, Казан дәүләт циркына бару, шулай ук «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы» һәм «Идел моңы» традицион конкурс программаларын үткәрү каралган.
«Милләтебез хәзинәләре» проекты ел саен талантларны үстерү, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм туган телгә һәм милли мәдәнияткә кызыксыну уяту мәйданчыгына әверелә.
