Казанда «Союзмультфильм» киностудиясенең 90 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачылды

2026 елның 10 июле, җомга

«Могҗизалар фабрикасы» күчмә проекты «Казан» Гаилә үзәге территориясендә эшли башлады, биредә шәһәр халкы һәм кунаклары Ватан анимациясе тарихы белән таныша, уникаль экспонатларны күрә һәм яраткан мультфильмнарның ничек ясалганын белә алачак.

Ачылу тантанасында Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры киңәшчесе Дмитрий Коротков һәм башкалар катнашты.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яраткан мультфильмнарны төшерү артында нинди хезмәт торганын күрергә мөмкинлек бирә торган күргәзмәнең төрле яшьтәге кунакларга кызыклы булачагын билгеләп үтте:«Әлеге күргәзмә мультфильмнарның элек һәм бүгенге көндә ничек ясалганын белергә мөмкинлек бирә. Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык булыр дип уйлыйм. Һәр мультфильм артында сценаристлар, рәссамнар, режиссерлар, яктылык һәм тавыш буенча белгечләрнең зур эше тора. Экспозиция белән танышканнан соң күпләр анимация сәнгатенә дә, без балачактан яраткан мультфильмнарга да башкача караячак».

Министр шулай ук республика халкын гаиләләре белән күргәзмәгә килергә чакырды.

Беренче килүчеләр өчен аниматорлар, зур курчаклар, конкурслар, аквагрим һәм танылган мультфильм фрагментларын күрсәтү белән бәйрәм программасы оештырылды. Тантаналы ачылыштан соң кунаклар экспозиция буенча шәхси аудиогидлар белән уза алдылар.

Күчмә экспозиция легендар киностудия тарихы турында сөйли, аңа быел 90 ел тула. Килүчеләр сакланып калган декорацияләрне, архив материалларын күрә һәм беренче эскизлардан алып әзер картинага кадәр анимацион фильмнар төшерү процессы белән таныша ала.

«Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры киңәшчесе Дмитрий Коротков сүзләренчә, узган дистә еллар реквизитларының шактый өлеше сакланмаган, шуңа күрә күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар аерым кыйммәткә ия.

«Могҗизалар фабрикасы» проекты балаларга һәм өлкәннәргә Ватан анимациясе сәхнәләре артына карарга, атаклы геройларның ничек тууын белергә һәм мультфильмнар булдыруның нинди җентекле иҗади процесс булуын күрергә мөмкинлек бирә. Күргәзмә Казанда берничә атна дәвамында эшләячәк. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International