ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

#МЫВМЕСТЕ-2026 Халыкара Премиясе финалистлары билгеләнде. Алар арасында — Татарстан Республикасының өч вәкиле. Ахыргы нәтиҗәгә йогынты ясаячак халык тавыш бирү инде старт алды һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан гаиләләренә бергә вакыт уздырырга, бер команда булып уйнарга һәм үз көчләрен интеллектуаль уеннарда сынап карарга тәкъдим итәләр. Республикада «Гаилә энергиясе» IV Республика гаилә интеллектуаль фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.

«Яшьләр вакыты» Бөтенроссия Яшьләр казанышлары премиясенең «Россиянең Яшьләр башкаласы – 2027» махсус номинациясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу исем өчен яшьләр мохитен һәм инфраструктурасын үстерә, яшьләрнең үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыра торган һәм бөтен илдән яшьләрне җәлеп итү ноктасына әверелгән төбәк үзәкләре көрәшә ала.


23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

Казанның 10 югары уку йортыннан 300дән артык студент өч көн эчендә Кабан күле яр буендагы яңартылган өлеш буенча экскурсияләрдә булды. Яшьләрне яңа шәһәр киңлеге белән архитекторлар, шәһәр мохитен үстерү буенча белгечләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашулар сериясе аша таныштырырга булдылар.

«Разведка» эзләү отряды Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белән бергә Новгород өлкәсенә, легендар сугышлар булган урыннарга – Мясной Борга экспедициягә китте.

2026 елның 1 октябрендә Россия кинотеатрларында балалар өчен режиссер Дарья Беднарскаяның «Мин капитан булам» нәфис фильмы күрсәтелә башлый. Сюжет үзәгендә  — гаилә, дуслык, үзара ярдәмләшү, үсү һәм үз юлыңны эзләү темалары.


22
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Татарстанда «Кадрлар резервы» Республика проектының гариза кампаниясе старт алды, анда катнашучылар быел Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына керә алачак. Гаризаны 15 октябрьгә кадәр 18 яшьтән 33 яшькә кадәр булган яшьләр бирә ала.

Эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» XIV ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гариза кампаниясе ачылды. Ул 2026 елның 2 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

15 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Россиядә «Сәламәтлек диктанты — 2026» Бөтенроссия махсус проектының йомгаклау этабы уза. Аның темасы — «Гаджетларны рациональ кулланабыз». Катнашучыларга цифрлы гигиена турындагы белемнәрне тикшерергә һәм электрон җайланмаларны актив кулланганда сәламәтлекне ничек сакларга икәнен белергә тәкъдим итәләр.

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тормыш ситуациясе буенча «Челтәрдәге мошенниклардан яклау» цифрлы сервисы эшли башлады. Ул кулланучыларга хисап язмасын контрольдә тотарга, шәхси мәгълүматларны сакларга һәм кибермошенниклыкка каршы тору ысуллары турында мәгълүмат алырга ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International