ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Быел «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 11 нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата приз алачак, «Безнең заман герое» махсус призы иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк

«Алдынгылар лигасы» республика кадрлар белем бирү программасының гаризалар бирү кампаниясе 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга югары уку йортларының беренче курс һәм көллиятләренең беренче һәм икенче курс студентлары чакырыла. Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.

Республика медиамәктәбенең гаризалар бирү кампаниясе башланды. Гариза бирү кампаниясе 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. https://vk.com/slovozanami сылтамасы буенча ВКонтакте рәсми төркемендә җентекләп танышырга һәм гариза бирергә мөмкин 


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

 «Дәүләт тарафыннан финансланачак профильле сменаларны сайлап алу өчен, без ел саен ачык конкурс үткәрәбез, анда һәр оешма сменаның максатларын, бурычларын, чараларын, кадрлар составын тәкъдим итә. Монда җитәкченең компетенциясеннән алып балалар лагеренда кулланыла торган музыкаль һәм визуаль материалга кадәр барысы да мөһим. Һәр смена программасы җентекләп сайлап алына. Бүген балалар лагере яшүсмерләрне социализацияләү һәм шәхси үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Новосибирсктагы конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан Наил Сираев, Азат Резитдинов һәм Илдар Вәлиев (KAIteam командасы) Rutube милли видеохостинг кейсында өченче урынны алдылар.

Новосибирсктагы конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан Шереметьево халыкара аэропорты кейсында өченче урынны Виктор Пичугов (Model Masters командасы) алды.

Шулай ук «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» АКБО белән берлектә Татарстан Республикасында «Росмолодежь: Грантлар» экспертлары катнашында аерым трек үткәрелде. Экспертлар пленар утырышта катнаштылар, яшьләр белән грант конкурсларында катнашу һәм грант гаризаларын тутыру мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр

Китапларны Ямашев урамы, 1 йорт (Химиклар мәдәният йорты) адресы буенча 10:00-16:00 сәгатьләрдә алып килергә мөмкин булачак

Казанда 10-17 яшьлек балалар өчен «Выбор» проекты старт ала. Бу дәресләргә йөрү ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм баланың шәхси ресурсларын ачарга мөмкинлек бирәчәк


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Форумның 4 мәйданчыгы һәм 50 сәгатьлек бай программа эшләгән вакытта 39 федераль һәм төбәк спикерлары һәм экспертлары катнашында 25 очрашу, лекция һәм чыгышлар үткәрелде. «Конструктив» республика форумы программасына 800дән артык катнашучы килгән, шуларның 421е турыдан-туры катнашу форматында, ә 450е - онлайн форматта булган. Форумда катнашу өчен гаризаларның гомуми саны 1900дән артык тәшкил итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International