«Яңа ел десанты-2023»: Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусы активистлары Республика балалар клиник хастаханәсе балаларын котладылар

2023 елның 22 декабре, җомга

«Бөтенроссия коткаручылар студентлар корпусы» Татарстан төбәк бүлегенең студент-коткаручылары Яңа ел геройлары костюмында Казанның БРКХ түбәсеннән төштеләр һәм кечкенә пациентларны котладылар.

«Менә инде 3 ел без «Игелекле кешеләр шәһәре» Хәйрия фонды белән берлектә «Яңа ел десанты» проектын тормышка ашырабыз. Ә чараны уздырырга профессиональ альпинистлар командасы һәм ККИ ректоры РУК ярдәм итә. Мондый акция безнең өчен традициягә әверелде, анда без команда белән Яңа ел әкият персонажларына әвереләбез, балаларга могҗизага өмет бүләк итәбез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз», – дип сөйләде «Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусы» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Алена Афонина.

Быел активистлар 65 баланы котладылар, шулай ук аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

Яңа ел акциясе яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүгә, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән, бу Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International