«Больше, чем блогер» проектында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2026 елның 8 мае, җомга

«Больше, чем путешествие» Россия Яшьләре программасы («Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла) «Больше, чем блогер» проектына гаризалар кабул итүне ачты. Ул үз социаль челтәрләрендә Россия буенча сәяхәтләр турындагы хатирәләре, юл язмалары, якты фотосурәтләр һәм видеороликлар белән уртаклашырга, башкаларны ил буйлап файдалы сәяхәтләргә илһамландырырга әзер булган һәркем өчен билгеләнгән. Катнашучылар блогерлардан һәм медиа өлкәсе профессионалларыннан мавыктыргыч контент булдырырга өйрәнәчәк, шулай ук сүз һәм камераны үзләштерү осталыгында бер-берсе белән ярыша алачак. Сәяхәтләр турындагы иң яхшы язмалар авторлары махсус бүләкләр ала, ә иң кызыклы эшләр цифрлы каталогка эләгә алачак. Гаризаны сайтта калдырырга мөмкин. 

«Больше, чем блогер» – программа 2024 елдан башлап гамәлгә ашырган «Больше, чем отзыв» еллык проектының үсеш нәтиҗәсе. Әгәр элегрәк ул туристлык поездларында катнашучыларга «Больше чем путешествие»дан медиа күнекмәләрне үзләштерергә һәм иң яхшы бәяләмәләр авторларын билгеләргә ярдәм иткән булса, бу сезонда төп акцент блогерлык эшчәнлегенә Россия буенча файдалы сәяхәтләрне алга җибәрү инструменты буларак ясалган. Яңа проектка программада катнашучылар да, мөстәкыйль сәяхәтчеләр дә кушыла ала. Моны ике форматның берсендә эшләргә мөмкин: медиаинтенсив узарга һәм конкурс биремнәрен үтәргә яки шунда ук постлар конкурсында катнашырга. Төп шарт: катнашучы социаль челтәрләрдә сөйләгән сәяхәт программа стандарты  нигезендә туристик, шулай ук белем бирү һәм файдалы өлешне үз эченә алырга тиеш.

«Больше, чем блогер» укыту турында гына түгел. Ул Россияне сәяхәтләрдә танып һәм аның гаҗәеп урыннары турында үз тәҗрибәсе призмасы аша башкаларга сөйләп, Россияне тагын да күбрәк ярату мөмкинлеге турында сөйли. Медиаинтенсив барышында катнашучылар фото - һәм видеомастерлык күнекмәләрен үзләштерәләр, интервьюлар һәм кызыклы текстлар язу, ораторлык сәнгате күнекмәләре белән шөгыльләнәләр. Бу белемнәр көчле конкурс эшләре –  социаль челтәрләрдә сәяхәтләр турында язмалар булдырырга ярдәм итә. Проект өч агымда тормышка ашырыла. Аларның һәрберсендә жюри җиңүчеләрне билгели. Гомумән алганда, безнең программадан 210 кеше файдалы призлар белән бүләкләнәчәк», – ди «Больше, чем путешествие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Олеся Тетерина.

Мәкаләдә 12 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук безнең илдә яшәүче чит ил гражданнары катнаша ала. Моның өчен сайтта гариза тутырырга кирәк. Әгәр дә катнашу форматы сайланган икән, белем бирү порталына чакыру хаты килгәнне көтәргә, барлык онлайн-модульләрне һәм йомгаклау тестын узарга кирәк. Шулай ук тыңлаучыларга мобиль фотога төшерү буенча өстәмә видео дәресләр булачак, киләчәктә курсны киңәйтү планлаштырыла. Аннары конкурс биремен үтәүгә керешергә – социаль челтәрләрдә үз сәяхәтең турында пост бастырып чыгарырга мөмкин булачак. Интенсивны узган өчен катнашучы сертификат һәм конкурс эшен бәяләгәндә өстәмә баллар ала. Интенсив узмыйча катнашу форматы сайланса, конкурсант шунда ук биремне үтәүгә күчә. Ике очракта да «Вконтакте» да яки «МАКС»та бастырылган постка сылтаманы нәтиҗәләр җыюның махсус формасында күрсәтү мөһим (гариза биргәндә күрсәтелгән почтага киләчәк).

Конкурс эше үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:

● текст өлеше;

● фотоматериаллар;

● видеоматериаллар;

●«Больше, чем путешествие» программасының текст исеме;

● программа һәм проект хештеглары: #БольшеЧемПутешествие, #БольшеЧемБлогер;

●«ВКонтакте»дагы программа бергәлегенә сылтама: https://vk.com/morethantrip

«MАКС» каналына сылтама: https://max.ru/morethantrip_ru

● Telegram каналына сылтама: https://t.me/morethantrip_ru

Проектта катнашу өчен мәҗбүри шартлар булып карау өчен ачык аккаунт (проектны гамәлгә ашыруның бөтен срогы дәвамында) һәм программа бергәлекләренә язылу булу тора. Беренче агымда катнашуга гаризалар сайтта 2026 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Соңрак икенче һәм өченче агымнарга җыячаклар. 

Өч агымның һәркайсының йомгаклары буенча 70әр җиңүче билгеләнә. Алар киләчәк сәфәрләрдә кирәк булачак махсус сувенирлар алачаклар. Әлбәттә, тагын бер күңелле бонусны онытмаска кирәк: сәяхәт турындагы хикәягез башкаларны да Россияне ачарга рухландырырга мөмкин!

Оештыручылар, проектның һәм конкурс өлешенең тулы кагыйдәләре, җиңүчеләрне билгеләү һәм кызыксындыру призларын алу тәртибе, сроклары турындагы мәгълүмат  нигезләмәдә урнаштырылган. Катнашу белән бәйле барлык сораулар буенча 8 800 444 80 63 телефоны һәм support@morethantrip.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International