Казанда «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестиваленең икенче конкурс көненә йомгак ясалды. 27 ноябрьдә Химиклар мәдәният сараенда һәм Тимер юлчылар мәдәният сараенда 13 төбәк I һәм II лига форматында үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте.
21-23 ноябрьдә «Звездный» иҗат үзәгенә әверелде, чөнки биредә 24 нче тапкыр музыка һәм нәфис сүз белән мавыгучы, абруйлы жюри әгъзалары алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга теләүче талантлы яшьләр өчен «БикаФест» фестивале узды.
Татарстанда икенче көн Россия студентлар язының конкурс программасы уза. Фестивальдә Татарстан Республикасы делегациясендә 10 уку йортыннан: Казан Федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Социаль белем бирү академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан Инновация университеты, Казан дәүләт аграр университетытыннан 75 кеше катнаша.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе Казахстанның Байконур шәһәренә тарихи вакыйганың шаһиты булырга килде. Нәкъ менә монда 27 ноябрьдә Халыкара космик станциягә «Союз МС-28» пилотлы космик корабын җибәрү узачак.
Казанда «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестиваленең конкурс сынауларының беренче көне тәмамланды. 26 ноябрьдә шәһәр сәхнәләрендә Россиянең барлык почмакларыннан йөзләгән катнашучы чыгыш ясады. Иң күп катнашучы җыйган юнәлешләр «Вокал» һәм «Бию» булды.
Казанда студентлар һәм яшьләр театрларының «ПРЕМЬЕРА» II ачык телевизион фестивале финалы тәмамланды. Сәхнәдә Татарстанның төрле районнарыннан финалга чыгучыларның тугыз эше күрсәтелде. Гран-прига Казан инновацион университеты коллективы «Снег» куелышы цчен лаек булды.
«Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестиваленең белем бирү программасы кысаларында «Медиа» юнәлешендә катнашучылар өчен «Махсус хәрби операция геройлары очрашуы» документаль фильмы күрсәтелде.
Казанда «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивале уза, анда конкурс программасы һәм фестивальнең барлык вакыйгалары вакытында 250 волонтер эшли, алар арасында — көмеш волонтерлар, шул исәптән, башкаларга ярдәм итү чын мәгънәсендә алар өчен бик мөһим нәрсәгә әйләнгән гаилә парлары.
40тан артык гариза, 10 ил, Казанның барлык югары уку йортлары, 5 номинация, ай буе зәерләнү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятенә 2 сәгать тулысынча чуму – быел ел саен үткәрелә торган «Чит ил студенты көне» фестивале шулай хәтердә калачак.
25 ноябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ПрофилАрт» Республика театр фестиваленең финалы булды. Бу бөтен Татарстаннан дистәләгән талантлы сценаристлар һәм коллективлар эшенең кульминациясе.