Экспертлар яшьләренең республикадан китүләре хакында фикер алыштылар. Дискуссия барышында сүз хәзерге заман яшьләренең хезмәт хакы, киләчәк һөнәрләре һәм кече торак пунктлардан, авыл җирлегеннән яшьләрнең китергә ашыгуы турында барды.
Ток-шоуның төп спикерлары булып ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, КФУ профессоры, психология фәннәре докторы Булат Алишев һәм Гамәли урбанистика үзәге социологы Мария Леонтьева чыгыш ясады. Экспертлар буларак шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Талантлар университеты җитәкчесе Айдар Акмалов, «Инициативалар картасы» проекты җитәкчесе Тимур Сафин һәм башкалар чакырылган иде.