Яшьләр министрлыгы яңа дәүләт программасы әзерли

2018 елның 27 октябре, шимбә

Казанда VII Яшь гражданнар форумы һәм «Ел лидеры» бәйгесенә йомгак ясадылар. Әлеге чарада катнашу өчен башкалага республиканың һәр районыннан балалар хәрәкәте лидерлары җыелды. Форум кысаларында алар министрлыклар һәм ведомство вәкилләре белән фикер алыштылар. Форумга йомгак ясап Татарстанда балалар хәрәкәтен үстерү буенча резолюция формалаштырылды.
Форумның пленар утырышында бу резолюция Дәүләт Советы вице-спикеры Татьяна Ларионовага, Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка һәм балалар омбудсмены Гүзәл Удачинага тәкъдим ителде.
Шулай ук балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары арасында узган «Ел лидеры» республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.  Конкурс «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International