Казанда «Россия – АСЕАН» саммиты көннәрендә «Татарстанда эшләнгән» Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе узачак

2026 елның 14 июне, якшәмбе

Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Татарстанда эшләнгән» Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе узачак. Экспозиция «Россия – АСЕАН» саммиты программасының бер өлеше булачак һәм кунакларга республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар потенциалын күрсәтәчәк. 15 июньнән 19 июньгә кадәр күргәзмә саммитта катнашучылар өчен эшләячәк, ә 20 һәм 21 июньдә Казан халкы һәм кунаклары өчен үз ишекләрен ачачак.

«Бүген Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлеге өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Без барлык илләр белән диярлек актив эшлибез. Аларның делегацияләре безнең республикага зур кызыксыну белдерә, моны иң югары дәрәҗәдәге визитлары раслый. Безнең компанияләр шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Министрлык сәүдә вәкилләре белән даими очрашулар үткәрә, аларда Филиппин, Малайзия, Индонезия, Таиланд, Сингапур һәм Вьетнам вәкилләре катнашты. Бу формат дистәләгән экспортлаучы предприятиеләргә үз урыннарын табарга, безгә дус булган дәүләтләрнең икътисады үзенчәлекләре турында белергә ярдәм итте, - диде Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. – Һәм Россия-АСЕАН саммиты кысаларында Без «Татарстанда эшләнгән» масштаблы экспозициясен тәкъдим итәбез. 100 гә якын әйдәп баручы компания – Казан вертолет заводы, КАМАЗ, Соллерс Алабуга, Аурус, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, ПОЗиС, Татнефть һәм башкалар чарада катнашучыларга үзләренең югары технологияле продукциясен күрсәтәчәк. Ышанам, саммит безнең илләр, предприятиеләр өчен БРИКС сыман яңа трамплин булачак.

Күргәзмә Мәскәү урамы, 2 адресы буенча урнашкан Уникаль осталык үзәге мәйданчыгында урнашачак. Экспозициядә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнашачак. Килүчеләр өчен гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган урам һәм эчке күргәзмә зоналары оештырылачак.

Урам экспозициясендә 30 берәмлек техника тәкъдим ителәчәк, экспонатлар арасында: Ансат-М вертолеты, КАМАЗ, СОЛЛЕРС автомобильләре линейкасы, АТОМ электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, мобиль медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка эшләнмәләре.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә:

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе саммит кунакларына бүгенге көндә республикада яшьләр халыкара проектларының күпкырлы үсеш алуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарстанга укырга гына түгел, үз сәләтләрен үстерергә һәм үзләрен тормышка ашырырга да киләләр, чөнки биредә яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Күргәзмәнең аерым блогы халыкара яшьләр проектларына багышланачак, аларны Татарстан Яшьләр дипломатиясе академиясе тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, күргәзмәдә республикабызның инициативалы яшь кешеләре – Татарстанда бер генә чараны да алардан башка күз алдына китереп булмый торган персонал һәм ихтыярыйлар эшләячәк һәм ярдәм итәчәк. Республиканың эшләүче яшьләре монда үз проектлары турында чит ил коллегаларына сөйләү мөмкинлеге алачак. Ышанам, күргәзмә, узган юлы кебек үк, яңа танышулар, партнерлыклар һәм уртак инициативалар өчен мәйданчык булачак».

Эчке экспозиция Татарстанның сәнәгать, медицина, инфокоммуникация, аграр фәнни-мәгариф, туристлык һәм социаль-гуманитар потенциалын тәкъдим итүче 100 гә якын компанияне һәм оешманы берләштерәчәк.

Уникаль осталык үзәгенең генераль директоры Ранко Тепавчевич:

«Уникаль осталык үзәге өчен Россия – АСЕАН саммитында катнашу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Безнең кластер – ул күргәзмә мәйданчыгы гына түгел, ә тере һөнәрчелек урыны да. Биредә көн саен халык һөнәрчелеге остаханәләре эшли: Чүлмәкчелек һәм ювелирлык, күн эшкәртү, агач эшкәртү, милли кием тегү. Без үз миссиябезне традицияләрне саклауда һәм осталыкны балаларыбызга тапшыруда күрәбез. Күргәзмә көннәрендә без форум кунакларына Татарстанның һөнәр осталарының матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтә алачакбыз, кунакларны күпмилләтле республикада яшәүче халыкларның борынгы тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра алачакбыз. Халыкны да, кунакларны да күрергә генә түгел, татып карарга да чакырабыз: осталар җитәкчелегендә һәркем үз эшләнмәсен – балчыктан, күннән яки тукымадан ясый алачак. Бу мәдәниятләр арасында чын күпер: куллар һәм традицияләр аша. Без «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсенә тулысынча әзер һәм дөньяга заманча Татарстанны – югары технологияле һәм бер үк вакытта үз һөнәрләрен саклый торган Татарстанны күрсәтергә шатбыз».

«Татарстанда эшләнгән» Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсен оештыручылар республика министрлыклары һәм ведомстволарының актив катнашуы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Уникаль осталык үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International