Яшьләр эшләре министрлыгында 25 проект портфеле белән проект офисы эшли башлады

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының мөһим юнәлешләре буенча 25 өстенлекле проект, проект-юнәлешле идарә системасы кысаларында тормышка ашырылачак. Әлеге алымнарны гамәлгә кертү принциплары бу атнада хезмәткәрләргә тәкъдим ителде, ә 19 декабрьдә проект командаларының беренче укуы үтте.

Әлеге төр эшчәнлекне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, июнь аенда  ук хәбәр иткән иде. Министр сүзләренә караганда, мондый алым чикләнгән вакыт һәм ресурс шартларында бурычларны мөмкин кадәр нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Проектларны эшләү, гамәлгә ашыру һәм мониторинглау процессын оештыру өчен җаваплы проект офисы эшен министр Дамир Фаттахов шәхсән үзе алып барачак. Проектлар өстендә эшләү өчен проект менеджерлары командасы формалаштырылган, анда Министрлык хезмәткәрләре генә түгел, ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре, яшьләр оешмалары лидерлары, экспертлар да кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International