2-3 февральдә Идел буе федераль округында «Россия Лидерлары» бәйгесенең ярымфиналы узды. Ярым финал Түбән Новгородта һәм Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронажы астында узды.
Идел буе федераль округының 12 регионыннан 34 конкурсант финалга чакыру алды. Алар арасында Татарстан данын 4 конкурсант яклаячак:
- Рөстәм Абдуллин (Түбән Кама шәһәре, «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ»);
- Рөстәм Гомәров (Казан шәһәре, «СтандартПроект»);
- Владимир Жаворонков (Казан шәһәре, Республика клиник онкология диспансеры);
- Виктор Никитин (Казан шәһәре, «Бипиум»ҖЧҖ).