Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Илдус улы Фәттаховның 2019 ел нәтиҗәләре буенча коллегиядә ясаган доклады

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бер ел элек бу залда Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең беренче утырышында узган иде. Анда без эш стратегиясен һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга үз карашын тәкъдим иттек.

Беренче чиратта, төп күрсәткечләрнең үтәлеше турында традицион рәвештә хәбәр итәргә рөхсәт итегез:

- Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга чыгымнары 3,2 млрд. сум тәшкил итте;

- бюджет үтәлеше билгеләнгән планның 99,4% тәшкил итте, бу конкурс процедураларында экономия ясау белән аңлатыла;

- бюджеттан тыш чыганаклар хисабына тармак өстәмә 144 млн. сум акча алды, планнан 12% ка күбрәк;

- министрлык белән идарә итүнең максатчан индикаторлары һәм нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә тулы күләмдә ирешеләчәк;

- узган елның декабрендә Росмолодежьда узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча республика төрле юнәлешләр буенча максималь бүләкләр алды. Хөрмәтле Александр Вячеславович, югары бәя өчен рәхмәт!

Узган ел 828 халыкара, бөтенроссия һәм төбәк чаралары уздырылган. Бу уртача алганда, көнгә 2,5 вакыйга дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International