28 февральдә Казан-Арена да «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектын ачу тантанасы узды. Дискуссия барышында катнашучылар Татарстанның хезмәт базарындагы тенденцияләр, бүгенге тормышка ничек җайлашырга һәм хәзерге заман шартларында кирәкле булырга, кайда һәм күпме укырга, ә иң мөһиме – тиздән нинди һөнәрләр барлыкка киләчәк дигән сораулар турында фикер алыштылар.
Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов ассызыклаганча «Кадрлар резервы» - яшьләр өчен нәтиҗәле социаль лифт.
Алла Кондратьева гуманитар һөнәрләр һәм идарә итү компетенцияләренә аерым тукталды, чөнки катнашучылар арасында, нигездә, менеджмент, халыкара мөнәсәбәтләр, журналистика, дәүләт һәм муниципаль идарә, педагогика кебек белгечлекләрне тәмамлаучылар яки студентлар.
«Бүген без проектның XI сезонын ачабыз, ул 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу юлы оештыру комитеты Татарстан республикасының 27 муниципаль берәмлегеннән 1012 гариза кабул итте. Сайлап алу этабы – тест һәм экспертлар белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча беренче этапта катнашу өчен 120 кеше сайлап алынды. Катнашучыларның уртача яше-22 яшь», - дип билгеләп үтте «Кадрлар резервы» проекты директоры.