26 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ябу тантанасы узды. Ул бөтен Россиядән 700 гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде.
Слетны ябу белән барлык катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Ресурс Яшьләр үзәге директоры Алексей Любцов һәм слет директоры Диләфрүз Рәҗәбова котладылар.
«Студентлык – инициативага, максатчанлыкка ия җәмгыятьнең аерым бер өлеше, бу безнең республиканың һәм тулаем Россиянең киләчәгенә нигез булып тора. Бу көннәрдә Казанның бөтен илебезнең яшьләр башкаласы булуын әйтсәк, Мин бер дә арттырмасмындыр. Мин сезне чын күңелдән әлеге зур вакыйга белән котлыйм. Сез бүген барысы да абсолют җиңүчеләр. Үз-үзегезгә ышаныгыз, чөнки хәзер сезнең иң бәхетле чорыгыз, студентлар вакыты. Барысы да сезнең кулда һәм барысы да алда! Барысы да сездән генә тора», – диде Дамир Фәттахов.
ТР Яшьләр эшләре буенча Министр слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәре, дуслык һәм тәҗрибә балаларның киләчәк тормышында һичшиксез кирәк булачагына ышаныч белдерде. Алексей Любцов, слетның кураторы буларак, барлык катнашучыларга активлыклары, ачыклыклары һәм шушы көннәр дәвамында уртаклашкан идеяләре өчен рәхмәт әйтте: «Без сезнең белән бергә үсәбез. НЛСК сезгә хезмәттәшлек, партнерлык, үсеш һәм сезнең проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр бирә. Сез бит безне яңа идеяләр, ихлас энергия һәм позитив дәрт белән баетасыз. НЛСК 2021дә очрашканга кадәр».
Ябылу тантанасында бу ел слетының төп вакыйгаларының берсе – НЛСК амбассадорларына багышлау булды, аның корпусына Россиянең төрле субъектларыннан 100 вәкил керде. Диләфрүз Рәҗәбова яңа сайлаучыларны сәламләде: «Лиганың кыйммәтләрен һәм мәдәниятен, шул исәптән сервисларны, берләшмәнең кушымталарын һәм комьюнити-билдинг идеяләрен дә кертеп, трансляцияләү өчен, сезгә үз төбәкләрендә вакыйгаларны башлап җибәрергә туры киләчәк».
Слет кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы да узды. 25 сентябрьдә Россия Яшьләр эшләре, Спорт һәм туризм министрлыгы грант конкурсының ачык яклавы булды. 170-дән артык гариза җибәрелгән иде, шуларның 102-се экспертлар тарафыннан тәкъдим ителгән. Грант ярдәме бирүгә РФ 16 субъектыннан 26 проект тәкъдим ителде. 2120000 сум Татарстан делегациясенә бирелде. Әйтик, Нелля Пулатова «Лига профессионалов» белем бирү программасы белән 450 000 сум акча алды, ә Рөстәм Сәлахетдиновка «Deadline» яшьләр медиа-платформасына 450 000 сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук «Молодежные тропы» туристик Хакатонын гамәлгә ашыру өчен Тимур Азанчеев 450 000 сум акча алды, ә Диләрә Сафина Казанның «Дружба народов» исемле чит ил студентлары Спартакиадасын үткәрү өчен 350 000 сум акча отты. Шундый ук сумманы «Городской марафон «Старосты.рт» проектын тормышка ашыруга Даниил Шейко алды. Ә Алинә Сәлахиева «Әйдә» проектына 70 000 сум акча җиңде. Катнашучылар фикеренчә, студентлар өчен грантлар алу – үз проектларын, идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге.
«Бу минем беренче җиңүем, моңа озак бардым. Бу хис-кичерешләрне сүзләр белән тасвирлап булмый, мин бик шат. Моңа һаман да ышанмыйм. ТР Яшьләр эшләре министрлыгына слетта катнашу мөмкинлеге һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде «ТИСБИ» Идарә университеты студенты Тимур Азанчеев.
Исегезгә төшерәбез, Студентлар клубларының милли лигасы – «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында оештырыла торган эко-тирәлек. Слет программасы эшлекле, мәдәни һәм ял модульләрен үз эченә алды һәм максималь интерактивлык, катнашучыларның барлык программаларга һәм вакыйгаларга җәлеп итү принцибы буенча тормышка ашырылды. Татарстан башкаласындагы слетта катнаша алмаган яшьләр онлайн-мәйданчыкта катнаштылар. Бөтенроссия слетын оештыручылары – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ТР Хөкүмәте. Форумны оештыру һәм үткәрү өчен Ресурс яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты.