Казанда дәүләт стипендиясе стипендиатларын һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме - 2020» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президентының дәүләт стипендиясе стипендиатларын һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме - 2000» республика конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы үтте.

Татарстанның 90 студенты махсус дәүләт стипендиясенә ия булды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы тәкъдиме белән, әлеге махсус стипендия укучыларга укудагы уңышлары, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңүләр һәм призлы урыннар өчен билгеләнә.

Мәсәлән, Казан (Идел буе) Федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге химия институты аспиранты Дмитрий Емельянов  2014 елда «XXI гасыр материаллары һәм технологияләре» фәнни – белем бирү үзәге яшь галимнәр өчен конференциядә җиңүче, 2016 елда «british petroleum» магистрлык программасы стипендиаты, 2018 елда «british petroleum» аспирант программасы стипендиаты булу сәбәпле, стипендиягә ия булды.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе - югары үзле нефтьнең һәм аның компонентларының суб-һәм үтә критик су барында әйләнүен, шулай ук сәнәгый кыйммәтле матдәләр белән традицион булмаган углеводород чималын эшкәртүен тирәнәйтүне тәэмин итә торган төрле табигать өстәлмәләрен тикшерү. Кафедраны бик уңышлы тәмамлап, 2013 елдан бирле актив фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бара. Тикшеренүләренең нәтиҗәләре 25 артык мәкаләдә басылып чыккан, аларның 14 Scopus рецензияләнә торган басмаларда урын ала. 9 Scopus мәкаләсе  аспирантуарада уку дәверендә язылган. 5 грант тикшеренүләре, шуларның 2се хәзерге көндә дә актив.

Искәртеп үтик, стипендия күләме аспирантлар өчен 33,3 мең сумны, югары уку йортлары студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен 27,8 мең сумны, шулай ук урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сумны тәшкил итә.

«Татарстан Республикасының яшь галиме - 2000» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында фән үсешенә әһәмиятле өлеш керткән 12 аспирант һәм 9 яшь галим бүләкләнде. Барлыгы 7 номинациядә 130 гариза килде. Номинацияләр: «Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант» һәм «Җитештерү өлкәсендә иң яхшы яшь галим».

«Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясе җиңүчесе итеп, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮҺБ ФДБМУ транспорт корылмалары институтының автомобиль юллары, күперләре һәм тоннельләре кафедрасының 33 яшьлек доценты, техник фәннәр кандидаты Ленар Мавлиев билгеләнде. Аның корылмасы нигезендә Татарстан буенча 19 җирдә киндер булдырылган, аларның торышы даими анализлана, җитешсезлекләре төзәтелә бара.

Конкурста җиңүчеләрне һәм стипендиатларны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. «Сез Җирдәге иң кыйммәтле нәрсәгә - белемгә иясез. Ул һәрвакыт сезнең белән булачак. Тормышта  үз юлыгызны табырга, үз-үзегезне билгеләргә ярдәм итүче юнәлеш ул. Белем – искитмәле көч ул», - дип билгеләде Фазлыева.

ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, үз чиратында, яшьләргә барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, киләчәккә амбициоз максатлар куярга һәм кыю рәвештә алга барырга теләде:  «Бу- бик зур хезмәт, әмма ул еш кына кешегә күренми, чөнки төп эш лабораторияләрдә, тикшеренү үзәкләрендә башкарыла. Шунысы сөенечле: бүген без яшь галимнәрне данлыйбыз  һәм тантаналы рәвештә бүләклибез.

Белешмә:

Узган елларда 440 аспирант һәм адъюнкт, 960 курсант һәм югары белем бирү оешмалары студентлары, 400 һөнәри белем бирү оешмасы студенты Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булдылар.

10 ел эчендә «Татарстан Республикасының яшь галиме – 2020» республика конкурсында республиканың 180 аспиранты һәм яшь галиме җиңүче исеменә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International