Атом су асты көймәсе командиры «Ватан» берләшмәсе» яшьләр иҗтимагый оешмасында булып кайтты

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

22 февральдә 1 нче рангның капитаны, «Казан» К-561 атом су асты ракета крейсеры командиры Александр Бекетов Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасында булып кайтты. Биредә ул хәрәкәт вәкилләре һәм алар эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты.

Кунакларга музей буйлап экскурсияне Россия эзләү хәрәкәте Координацион советы әгъзасы Андрей Мордвинов үткәрде. Ул Татарстан Республикасы эзтабарлары эшчәнлеге турында сөйләде һәм экспедиция  табылдыкларын күрсәтте.

Кунаклар, шулай ук, «Поисковый Фронт» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә булдылар, мәктәптә һәм реставрация остаханәләрендә укыту процессы оештырылуын карап киттеләр.

Экскурсия ахырында Александр Бекетов республика Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган «Татарстан канатлары» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы фрагментларыннан һәм сугыш машиналарыннан Пе-2 Совет бомбардировщигын торгызу эшләренең барышы белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы эзтабарлар отрядлары базасында 1993 елның 5 апрелендә оештырыла. Оешма Ватанны саклаганда һәлак булган, ХХ гасырның 20-60 нчы елларында репрессияләнгән, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә һәлак булган һәм күмелгән сугыш һәм репрессия корбаннарын искә алу, аларның исемнәрен мәңгеләштерү эшчәнлеген алып баруны максат итеп куя. Оешма, шулай ук, балалар һәм яшьләрне патриотизм, үз Ватанына мәхәббәт рухында тәрбияләү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International