2022 елда Татарстан «БДБ илләре студентлары язы»н кабул итәчәк

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

«Россия студентлар язы»ның ябылу тантанасында Татарстанга «БДБ илләре студентлары язы» 1 Халыкара фестиваль кубогы тапшырылды. Әлеге фестиваль 2020 елда Казанда үтәргә тиеш иде, тик, эпидемиологик ситуация аркасында, 2022 елга күчерелде. Көтелгән кубокны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов алды.

 «2022 елда Татарстан Республикасының бөтен Россиядән генә түгел, ә БДБ илләреннән дә талантлы яшьләрне җәлеп итү урынына әйләнүе безнең өчен зур дәрәҗә. Без тарихта беренче тапкыр БДБ илләре Студентлар язын кунакчыл каршы алырга әзер һәм бик шат булачакбыз», - дип ассызыклады министр.

Дамир Фаттахов әйтүе буенча, Россия студентлар язы күп еллар дәвамында үз колачына иң талантлы студентларны җыя: «Бүгенге көндә бу – проект кына түгел, ә берничә буынга кызыл җеп булып сузылган, һәр Россия студентының аерылмас өлеше булган тулы бер хәрәкәт ул».

«Россия Студентлар язы — ачышлар язы» XXIX Бөтенроссия фестивале фән һәм технологияләр елына багышланган иде. Анда Россиянең 77 регионыннан 3500 якын кеше катнашты. Быел Татарстан делегациясе иң күп санлыларның берсе булды, республикадан 90 студент катнашты. Татарстан  «Журналистика», «Театр», «Вокал», «Бию», «Инструменталь», «Видео», «Оригиналь жанр» һәм «Мода» юнәлешләрендә 20 бүләк алды һәм команда икенче урынны яулады.

Проект «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Россия яшьләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фестиваль «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар»федераль проекты кысаларында уза.

«Россия Студентлар язы — ачышлар язы» XXIX Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы түбәндәге урыннарны алды:

 

1) «Журналистика» жанры:

- Анастасия Петрова, II дәрәҗә лауреат;

2)  «Театраль» юнәлеш:

- Виктория Трофимова («Письмо Деду Морозу»), II дәрәҗә лауреат;

- Глеб Кордияк («Розенталь мертв, а мы еще нет!»), II дәрәҗә лауреат;

- CТЭМ «Сдвиг по фазе» («Какого черта?»), III дәрәҗә лауреат;

- «Наизнанку» студентлар театры («Герой»), I дәрәҗә лауреат;

3)  «Вокал» юнәлеше: 

-  «Зарница» вокаль ансамбле, «МЕCHTI», II дәрәҗә лауреат;

- Диана Зулпуева («Stand up for love»), II дәрәҗә лауреат;

-  «Grace» вокаль ансамбле, («Zluta»), II дәрәҗә лауреат;

- Эвелина Мөхәммәдшина («I»), III дәрәҗә лауреат;

4) «Бию» юнәлеше: 

- Тимур Хәйруллин («Тотем»),  II дәрәҗә лауреат;

- «Танцформеры» («Натуры») Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының хореография сәнгате кафедрасының иҗади остаханәсе, I дәрәҗә лауреат;

5) «Инструменталь» юнәлеше:

- "ЙОЛО» вокаль-инструменталь ансамбле, I дәрәҗә лауреат;

- Тимур Исламов («Оазис»), III дәрәҗә лауреат;

6) «Видео» юнәлеше:

- Глеб Алексейчук, Евгений Новиков ("СОДА»), II дәрәҗә лауреат;

- Данил Еремин, Ольга Садовникова ("СОДА»), III дәрәҗә лауреат;

7) «Оригиналь жанр» юнәлеше:

- «Укус солнца» («Пристегнитесь») СТЭМ, I дәрәҗә лауреат;

- Ангелина Григорьева ("ГАЮ-ГАЮ»), III дәрәҗә лауреат;

- СТЭМ   «Сдвиг по фазе»  («Браво!»), махсус бүләк;

- «Наизнанку» («Извините») студентлар театры, махсус приз;

8) «Мода» юнәлеше:

- Полина Черкасова («Banksy»), II дәрәҗә лауреат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International