Буа яшүсмеренә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы белән эш көне үткәрү мөмкинлеге бирелде

2024 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Буа яшүсмере Ислам Хисаметдиновның министр белән бер көн үткәрергә теләгән хатына җавап бирде. Бүген егет көнозын министр белән булды, берничә киңәшмәдә катнашты һәм расписание белән танышты.

«Мин яшьләр белән Буа районында узган ел без ачкан җирле яшьләр үзәгендә очраштым. Ачык диалог вакытында егетләрнең берсе, 15 яшьлек Ислам, министр белән бер көн үткәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Без җавап бирдек, һәм бүген ул минем белән киңәшмәләрдә, утырышларда һәм башка эш моментларында катнаша. Яшьләрнең шундый ашкынуы бик уңай күренеш»,-дип шәрехләде «Татар-информ» журналистына Садыйков.

Ислам өчен бу көн якынлашып килүче Яңа елга зур бүләк булды. Аңа министрның ничек эшләвен һәм көн дәвамында төрле мәсьәләләрне хәл итүен күзәтү бик кызык булды.

«Безнең районда «Башлык белән көн» проекты бар. Миңа министр белән көн үткәрү идеясе килде, мин безнең яшьләр берләшмәсенә мөрәҗәгать иттем һәм хат юлладым. Бу көн минем өчен ачышлар белән тулы булды. Мин Ринат Садыйковның яшьләр белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итүен күрдем, аның эше мине бик рухландырды. Аның һәркайда өлгерүенә гаҗәпләндем. Шулай ук министр яшь егетләрнең барлык инициативаларын ишетеп һәм аларның һәр проектына төшенеп торуы мине таң калдырды», - дип уртаклашты Хисаметдинов.

Ислам министр белән «Яшь фермер мәктәбе» проекты турында да фикер алышырга өлгерде. Киләчәктә ул аны Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырырга ниятли.

Шул ук вакытта егет тормышын сәясәт белән бәйләргә җыенмый. Аның планнарында –  Казан дәүләт аграр университетына укырга керү һәм Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International