Дамир Фәттахов: «Бу балалар япь-яшь вакытта ук герой булдылар. Алардан үрнәк алырга кирәк»

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Очрашуда яшь геройлар һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты. Укучылар үзләренең уңыш тарихлары белән уртаклаштылар һәм ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидовка һәм ТР Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттаховка үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге алдылар.

Алты бала янгын вакытында батырлык күрсәттеләр. Әйтик, Алексеевск районыннан 15 яшьлек Иван Павлинов уттан өч энесен коткарган. Ул йоклаган балаларны уята, тәрәзәне ватып,  барысын да янган йорттан чыгара. Лениногорск районыннан Фәрид Садриев (15 яшь) һәм Аксубай районыннан Данила Никитин (14 яшь) йорт хуҗаларын коткардылар. Гадел Нуруллин (19 яшь), Кирилл Кузнецов (19 яшь) һәм Виген Мирзоян (18 яшь) Яшел Үзән хастаханәсендә янгында кешеләрне коткардылар. Алар янган бинадан алты кешене чыгарып, башкаларга да ярдәм итә алганнар.

Ә Чистайдан 7 яшьлек Радмир Галимов өлкән ир-ат һөҗүм иткән дус  кызын  коткарган. Малай, янауларга карамастан, курыкмыйча, кешеләрне ярдәмгә чакыра. . Сарман районыннан 18 яшьлек Данила Маслов балигъ булмаган кыз баланы җинаятьчедән коткарган.  Яшь геройлар «Зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә күрсәткән батырлык, чыдамлык һәм каһарманлык өчен» бүләкләнде

Түбән Камадан 17 яшьлек Алексей Бушенев күрү сәләте түбән булган балаларга тавыш һәм кагылу  ярдәмендә эссе саваннага  керү өчен ярдәм итәчәк проект уйлап тапкан. Үзенең дә  сәламәтлеге буенча  проблемалары булуга карамастан, Алексей спорт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул «Актив гражданлык позициясе, социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашырган өчен» бүләкләнде.

Ә Яшел Үзән районыннан 15 яшьлек Әмир Гомәров 7 яшендә күрү сәләтен югалткан. Шуңа да карамастан, егет күп өлкәләрдә уңышка иреште. Ул музыкаль премияләр лауреаты, йөзү буенча берничә тапкыр җиңүче, математика буенча олимпиада призеры. Әмир «Авыр тормыш хәлләрен җиңгән, ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылыш күрсәткән өчен»бүләкләнде.

Дамир Фәттахов: «Бу егетләр шундый яшьтә үк герой булдылар. Алар үзләрен катлаулы хәлләрдә кыю күрсәттеләр. Бу хөрмәткә лаек. Без алар белән бүләкләү өчен генә түгел, ә инициативаларны һәм тәкъдимнәрне тыңлау өчен дә очрашабыз. Алардан хәзер үк үрнәк алырга була»,- диде.

Исегезгә төшерәбез, «Кайнар йөрәк» иҗтимагый-дәүләт инициативасы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан хуплана һәм социаль-мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан оештырыла. «Кайнар йөрәк» балалар һәм яшьләргә гражданлык, әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Инициативаның төп максаты - кыюлык, битараф булмаган һәм актив гражданлык позициясе күрсәткән, авыр тормыш хәлләрен җиңгән  балаларга һәм яшьләргә рәхмәт белдерү.

2021 елда оештыру комитетының бүләкләү комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча бүләкләү өчен Россия Федерациясе субъектларыннан 166 лауреат, шул исәптән Идел буе федераль округы регионнарыннан 19 кеше, ә Татарстан Республикасыннан  7-19 яшьлек 10 кеше бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Очрашу кысаларында «Балалар оешмалары Советы» ТИОның Яр Чаллы филиалы рәисе, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектында катнашучы Алия Норова барысын да проект белән таныштырды. «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» - республика территориясендә яшәүче балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруда һәм яклауда ярдәм итү  проекты.  Аның сүзләренә караганда, быел форматы үзгәрә, хәзер проект балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия каршында эшләячәк. Шулай ук социаль челтәрләрдә зур мәгърифәтчелек медиа программасы әзерләнә.

Балалар оешмалары советы әгъзасы Әмир Фәйзрахманов бүген бөтен республика буенча үткәрелә торган төп чараларны билгеләп үтте. СДО эшчәнлеге турында сөйләде һәм очрашуда катнашучыларны оешманың 15 еллык юбилеена чакырды. Юбилей октябрь аенда үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International