Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең Кадрлар идарәсе резервын тәмамлады

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бу программа 2017 елда старт ала һәм, иң башыннан ук, төрле тармаклардан һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән талантлы, перспектив идарәчеләрне берләштерә торган мәйданчык булды, илебез һәм безнең гражданнар хакына эшләү өчен яңа мөмкинлекләр, яңа белемнәр һәм компетенцияләр бирде. Программаның эшләү дәверендә укуны 300 кеше үтте. Укуны тәмамлау нәтиҗәсендә, 5 кеше федераль министр итеп билгеләнде, кайберләре – төрле  шәһәр мэрлары, зур компанияләрдә топ-менеджерлар, ә 39ы исә бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрен җитәклиләр.

 «Нәтиҗәлелек, аеруча дәүләт хезмәте турында әйткәндә, саннар һәм отчетлар белән генә билгеләнми. Ми инде күптапкырлар әйтелгән сүземне кабатлап әйтәм: иң мөһиме – кешеләр тормышы шартларын ныклап яхшырту», - дип билгеләде Президент. Нәтиҗәле эш күрсәтүче идарәче булыр өчен, кешеләрне ишетү һәм аңлау гына аз, дигән фикердә дәүләт башлыгы. «Аннан да бигрәк, кеше проблемаларын тән белән тоя алу, йөрәк һәм җан белән кабул итү, үзеңнекедәй кабул итү», - диде Владимир Путин.

Агымдагы укуны тәмамлаучылар исемлегендә - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, 4 кеше - Федерация субъектларының гамәлдәге җитәкчеләре, ә өчесе уку чорында регионнар башлыклары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнделәр.

 «Минем өчен әлеге уку үсеш өчен яңа этап булды. Мин, белемнәр белән бүлешә алучы гына түгел, ә чын-чынлап илһамландыра торган кызыклы шәхесләр белән таныштым. Җитди тәҗрибәле профессионаллар, аларның шәһәрләр, төбәкләр һәм тулаем ил тормышын яхшы якка үзгәртүдә шиге юк.Алар һәрберсе төрле, төрле регионнардан һәм өлкәләрдән, әмма аларны, берләшеп, җәмгыятебезгә файда китерү, кешеләр үзләрен безнең илдә бәхетле хис итсен өчен, барысын да эшләү теләге берләштерә. Мин дә үз өлешемне кертә алачагыма ышанам», - дип кичерешләре белән уртаклашты Фәттахов.

Шулай ук, Президент шуны билгеләп үтте: «Дәүләт идарәсенең югары мәктәбе – ул, асылда, идарәче кадрларны әзерләүдә бөтен системаның югары ноктасы, без алга таба да үстерәчәк бу системада барлык звенолар да мөһим. Алар бердәм һәм бердәм булырга тиеш, бу бик мөһим, протекцияләрдә түгел, элемтәләрдә түгел, ә ачыктан-ачык принципларда, һәр кешенең потенциалын бәяләүнең объектив критерийлары нигезендә эшләргә кирәк».

Президент, программаны тәмамлаганнан соң, уку тәмамлаганнар алган күнекмәләрне, тәҗрибәләрне, эшли торган структураларда һәм ведомстволарда идарә практикаларын таратырлар һәм шуның белән аларның нәтиҗәлелеген арттырырлар, дип ышана. Очрашу ахырында Владимир Путин аларга уңышлы, нәтиҗәле эш, барлык башлангычларда да уңышлар һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде һәм укуны тәмамлау – тормышта, һөнәри карьерада яңа этапның башы гына, дип ассызыклады.

 «Мин сезне үз кадрлар резервыгызда гына түгел, ә Россиянең кирәкле тармакларына ихтыяҗ булган яңа буын профессионаллар итеп тә күрәм. Ул шулай булыр дип ышанам», - дип нәтиҗә ясады дәүләт башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International