Сбердан Мәктәп 21: гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Мәктәп 21 – Сбердан программалаштыру буенча түләүсез мәктәп. Укыту нигезендә «Тигез тигезгә» методы ята, ягъни катнашучылар чират буенча укытучы ролендә дә, укучы ролендә дә чыгыш ясыйлар.

Әлеге мәктәптә 18 яше тулган теләсә кайсы кеше катнаша ала.Моның өчен 21-school.ru сайтында теркәлергә һәм сайлап алу этабы сынауларын үтәргә кирәк – ике онлайн-уен һәм видеоәңгәмә. Соңрак исә катнашучылар онлайн-күрешүгә языла алачаклар һәм «Бассейн» үтәчәкләр.

«Бассейн» — программалаштыру буенча 4 атналык интенсив. Аны катнашучылар турыдан-туры кампуста үтәләр. Моннан соң нәтиҗәләр ясалачак һәм төп белем алуга үткән катнашучылар билгеләнәчәк. С телендә программалаштыру күнекмәләреннән кала, бассейн үз-үзеңне яхшырак беләргә, төрле профессияләргә ия кызыклы шәхесләр белән танышырга мөмкинлек бирә, җиңәргә һәм беркайчан да бирешмәскә өйрәтә!

Теркәлү сылтама буенча.

Мәктәптә катнашу  сезгә ни  өчен кызыклы булырга мөмкин:

— Сез яки сезнең якыннарыгыз ИТ-өлкәсендә эшләргә телисез, әмма нәрсәдән башларга белмисез. 21 нче мәктәптә уку өчен БДИ нәтиҗәләре, тәҗрибә яки техник белем кирәк түгел. Сез нигезләрдән башлыйсыз.

- Уку өчен түләргә кирәкми. Ә уку вакытына туры килгән стажировкалар өчен сез  хезмәт хакын алачаксыз.

— Сез укуны ВУЗда эш яки уку белән бергә алып бара аласыз. Мәктәп 24/7 режимында ачык һәм уку графигын сез үзегез төзи аласыз.

Белем бирү треклары арасында «Челтәрләр һәм системалы идарә итү», «Компьютер графикасы», «Операцион системаларны эшләү», «Веб-программалаштыру», «Мәгълүмат алгоритмнары һәм структуралары», «Мәгълүматларны анализлау, машина белән укыту», «Киберкуркынычсызлык», «Мобиль эшләнмә», «Робототехника һәм электроника» юнәлешләре бар.

Россиядә барлыгы мәктәпнең өч мәйданчыгы бар - Мәскәү, Казан һәм Новосибирск шәһәрләрендә. Казандагы мәктәп ТР һәм бөтен Россиядән, шулай ук башка илләрдән дә алтмыштан артык укучыны берләштерде. Казанда «Мәктәп 21» белем бирү мәйданчыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сбербанк ярдәме белән 2020 елның 6 февралендә ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International