АКШ һәм Европа рәссамнары Казанда гаять зур граффити тудырачак

2021 елның 6 августы, җомга

14 августта Татарстан башкаласында «Мәдәни код»халыкара урам сәнгате фестивале старт ала. Казанга төрле илләрдән  стрит-арт рәссамнар киләчәк. Алар Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча урнашкан биналарның фасадларын язачаклар.

Фестиваль ачу тантанасында «Мәдәни код» проекты авторы Дмитрий Лёвочкин  һәм «Мәдәни код» рәссамнары катнаша.

«Мәдәни код» фестивале-шәһәр киңлекләрен үзгәртеп кору гына түгел, ә  халыкны актив җәлеп итеп эшләү мөмкинлеге дә.  Фестиваль шәһәр һәм рәссамнар арасында диалог үрнәге булачак, шәһәр тирәлеген урам сәнгате аша яңартуга өлеш кертәчәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов.

Ачылу тантанасында оештыручылар муралларның иң кызыклы макетларын күрсәтәчәкләр. Аларны фасадларга проектор ярдәмендә күрсәтәчәкләр. Шуңа күрә тамашачылар эшләр тәмамланганнан соң өйнең ничек булачагын күрә алачак.

Рәссамнар ике атнадан артык эшләячәкләр. Рәсми презентация 30 августта Татарстан Республикасы көнендә үтәчәк.

Фестивальнең төп максаты-төбәкләрдә ачык һавадагы монументаль сәнгать музейларын булдыру, шулай ук ил халкын заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре һәм дөньякүләм урам мәдәнияте белән таныштыру.

 Гомумән алганда, 2021 ел ахырына кадәр Фестиваль кысаларында 50 мурал төзеләчәк. Хәзерге вакытта рәссамнарның эшләрен Одинцово (Мәскәү өлкәсе), Чиләбе, Казан, Кояшлы Үзән (Ставрополь крае) һәм Мәскәү өлкәсенең Солнечногорскида «Сенеж» идарә остаханәсендә күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасында «Мәдәни код» проектын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, заманча сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Проект заманча сәнгатьне популярлаштыруга, талантларга ярдәм итүгә һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның күзәтчелек советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерүче  шул исемдәге платформаны  үстерә. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә белем бирү үзәге – «Сенеж» идарә остаханәсе булдырылды. Анда платформа проектларында һәм конкурсларында катнашучылар, актив яшьләр, шулай ук идарәчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре белем ала. Мастерской төрле белем бирү һәм яшьләр форумнары, шул исәптән «Мәгънәләр территориясе»форумы үткәрү мәйданчыгы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International