Тимур Сөләйманов: Старосталар – югары уку йортындагы хәлләрне биш бармаклары кебек тоючы кешеләр

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда беренче тапкыр республикакүләм Татарстан Республикасы югары уку йортлары старостаты үтте. Чара КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узды. Очрашуның кунаклары -  РТ премьер-министры  урынбасары Ләйлә Фазлыева, Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, тәрбия эшләре буенча Татарстан вузлары ректорлары һәм проректорлары.

Республика Старостаты – LIGA FORUM студентлар белем бирү форумы нәтиҗәләренең берсе. Нәкъ менә аның кысаларында катнашучылар гомумреспублика старостаты концепциясен уйлаганнар һәм 15 сентябрьдә аны гамәлгә ашырганнар.

Чараның нәтиҗәсе буларак, республика старосталар берләшмәсенең  анда катнашучыларның шәхси үсеше өчен ресурс тирәлеге буларак барлыкка килүе, шулай ук студентларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Бу хакта, чараны ачып, Татарстан Яшьләр эшләре  министры әйтте.

«Старосталар – үз төркемендәге, үз уку йортындагы хәлләрне биш бармаклары кебек белүчеләр алар. Төркем лидеры буларак, сезнең актив социаль ролегез төрле яклап яклау табуы бик мөһим. Бүген  төзегән берләшмәдә сез үзүсешегез өчен яңа мөмкинлекләр табарсыз дип ышанып калам»,- дип ассызыклап үтте Тимур Сөләйманов.

Чара кысаларында югары уку йортларында старосталар  эшчәнлеге мәсьәләләре буенча интерактив дәрес үткәрелде. Беренче сорауга җавап биреп, күбесе старостаны  «лидер», «ярдәмче» һәм «бүтән төрле» дип тасвирлады. Төркемнең ышанычы һәм администрация старосталар сүзенә колак саламы дигән сорауга күбесе уңай җавап бирде. Староста  өчен мөһим сыйфатлар арасында «аралашучанлык», «җаваплылык», «лидерлык» сыйфатлары аерылып торды. Старостага ни җитми? соравына абсолют күпчелек  матди ярдәм җавабы сайланды.

Очрашу кысаларында «Лидерлык нәтиҗәлелеге: төп күнекмәләр» темасына ачык лекция белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Спикер үзенең һөнәри юллары турында сөйләде, лидер өчен кирәкле күнекмәләр буенча киңәшләрен бирде һәм үзе өстендә эшләү инструментлары белән уртаклашты. Төп күнекмәләр – профессионализм, җаваплылык, эмоциональ интеллект, холык этикиты, сөйләм һәм чыгыш ясау осталыгы, аудитория белән эшли алу һәм башкалар вакытына хөрмәт.

Чарада Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан 1500 староста катнашты. 500 староста УНИКС мәйданчыгында очрашты. 1000нән артык кеше онлайн элемтәгә кушылды.  Республиканың 4 шәһәреннән (Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан) 20 югары уку йорты катнашты.

Чараның максаты – студентлыкның актуаль мәсьәләләрен чишү өчен, Татарстан Республикасы югары уку йортлары академик төркем  старосталарын берләштерү.

Бүген Татарстан югары уку йортларының көндезге бүлегендә 89000 студент укый. Һәр төркемнең лидеры, администрация һәм студентлар арасында арадашлык итүче булып, төркем старостасы тора.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы ярдәме белән Татарстан республикасы стулентлары Лигасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International