16-17 октябрьдә Казанда һәм Татарстан районнарында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» Республика белем бирү акциясе узачак. Республика башкаласында чара Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында узачак.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган акция туган телдә белемнәрне арттыру, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм филологлар, туган тел укытучылары һөнәрен популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Моның өчен диктант оештырылачак мәйданчыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулы исемлек сылтама буенча урнаштырылган.
Катнашучылар төрек, бурят, азәрбайҗан, грузин, әрмән, гарәп, чуаш, мари, удмурт, алман, украин, кыргыз, башкорт һәм һинди телләрендә текстлар язачаклар.
Диктантларның текстлары Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучылары, Башкортстан Республикасының, Мордовия Республикасының, Чуваш Республикасының һәм Удмурт Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары филологлары белән бергә билгеләнде. Диктор буларак регионда тел белгән кешеләр җәлеп ителәчәк.
Акцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар ассамблеясы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.