Казанда «Иң яхшы яшь галим» конкурсының турыдан-туры этабы узды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2021» еллык республика конкурсының турыдан-туры катнашу этабы узды. Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Urban Planning» фәнни-белем бирү үзәге базасында узды.

Жюри әгъзасы булып ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина чыгыш ясады. Чыгышларны шулай ук Казанның югары уку йортлары проректорлары бәяләде.

«Фән-алгарышның этәргече, яшьләрнең бу юнәлештә актив эшләве, фәнни эшчәнлекне үстерүе һәм популярлаштыруы бик мөһим. Без, үз чиратыбызда, моңа актив ярдәм итәбез, хәзер яшь галимнәргә ярдәм итү программасын кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте белән берлектә эшли башлыйбыз», - дип белдерде Софья Мостафина.

Конкурс сынаулары арасында – «Elevator pitch» форматындагы үз фәнни кызыксынуларын тәкъдир итү. Мәсәлән, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ инженеры Альбина Җамалиева компрессор һәм газ бүлү станцияләре җиһазларының нәтиҗәлелеген күтәрүне һәм тотрыклы эшләвен өйрәнә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты аспиранты Адилә Абдрахманова спортчыларның физик эшкә яраклылыгына ничек тәэсир итә алуын бәяли,  Казан милли тикшеренү технология университетының «Логистика һәм идарә»  кафедрасы доценты Светлана Кудрявцева Россия төбәкләрендә халык саны югары булган репродуктив-демографик потенциалны өйрәнү өстендә эшли.

Эшләр «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социомуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант» һәм «Җитештерү тармагы өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинацияләре буенча бәяләнде. Шулай ук, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан, «Цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы аспирант» һәм «Цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь галим» дигән ике өстәмә номинация өстәлә.

Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре Россия фәне көнендә - 8 февральдә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International