«Гран-при» номинациясенең берьюлы өч лауреаты беренче тапкыр «Алгарыш» программасы нигезендә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда «Ел студенты-2021» Республика премиясенә йомгак ясадылар. Тарихта беренче тапкыр  «Гран-при» номинациясенең берьюлы өч лауреаты  «Алгарыш» программасы нигезендә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алды: Анна Макарова(КДМУ), Виктор Петров(Казан кооператив институты), Рәхмәтҗан  Хәлилов (КНИТУ).

Чара «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтте. Гран-при иясенең исемен гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атады. Җиңүчеләрне шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Генераль секретареАндрей Турчак котлады. Төп бүләккә Казан милли тикшеренү технология университетының 1 курс студенты-магистранты, «ТР Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасының студентлар медиа үзәге экс-җитәкчесе, «Сүз бездән» республика медиашколлективы җитәкчесе Рәхмәтҗан Хәлилов лаек булды.

 «Татарстан студентлары – без сезнең белән горурланабыз! Республикабыз, илебез киләчәге ул – сез! Мин ышанам: безнең республика һәрвакыт лидер булыр һәм сезнең белән бергә ул чәчәк атар. Без һәр яшь кешегә уңышлар һәм үсеш телибез. Үзегезне саклагыз һәм актив булыгыз! »- дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Андрей Турчак шулай ук студентларны җиңүләре белән котлады һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар теләде.

Быел тантананың төп темасы – цифрлаштыру иде. Аерым алганда, һәр номинациядә җиңүчеләрне игълан иткәндә, яңа технологияләр кулланылды. .

Бүләкләрне Татарстан Республикасы премьер –министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Ресурс Яшьләр Үзәге»директоры  Алексей Любцов, Татарстан Республикасы иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, «Мураками» төркеме солисты Диләра Ваһаповалар тапшырды.

«Һәр ел саен мин яхшылардан яхшыларны котлавыма бик сөенәм. Бик ышанам, сезнең башлангычларны тормышка ашырып,  2022 ел шәп  проектлар елы булыр»,- дип уңышлар теләде Алексей Любцов.

Быел җиңүчеләр һәм лауреатлар 18 номинациядә котланды.

Шулай итеп. «Ел иреклесе» номинациясендә Казан Дәүләт медицина университеты студенты Лилия Алимова, «Ел җәмәгатьчесе» - «Россия дәүләт хокук саклау университеты» Казан филиалы студенты Никита Лобанов, КФУдан Илзирә Галимбәкова «Ел старостасы» номинациясе хуҗалары булдылар.

«Ел чит ил студенты» номинациясенә КФУның Алабуга институты(филиалы) студенты Комила Кушбаева лаек булды. «Иң яхшы медиачы» номинациясендә Казан милли эзләнү технология университеты студенты Данил Еремин җиңү яулады.

 Ел студентлар медиасы номинациясендә КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Ай студиясе» медиа-комьюинти җиңү яулады.

«Ел студентлары проекты»на  Казан милли эзләнү технология университетының Түбән Кама филиалы  «Дуслаш! Хыяллан! Иҗат ит!»социаль проекты лаек булды.

«Ел спортсмены» исеме  Идел буе физик культура, спорт, туризм университеты студенты Ирина Злобинага бирелде.

«Ел студентлары спорт клубы»номинациясенә  КФУның «Казан Юлбарслары» клубы лаек булды.

«Ел интеллекты» исеменә КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты студенты – Антоний Свердруп лаек булды.

«Ел студентларның фәнни оешмасы» номинациясе - ИУЭФ КФУ студентларның   фәнни җәмгыятенә бирелде. 

«Ел студентлар оешмасы» исеменә  Казан идарә, икътисад, финанслар  университеты  «FINANCIER»  финанслар клубына бирелде.

«Елның иҗади шәхесе» - Казан шәһәре В. Г. Тимирясов исемендәге инновацияләр университеты студенты Ләйсән Идрисова.

«Студентлар иҗади коллективы» - КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Grace» вокаль ансамбле.

«Ел студентлар иҗади клубы» - КФУ клубы.

КФУның  студентлар шәһәрчеге беренче номерлы тулай торагының студентлар советы профиль номинациясендә   иң яхшысы булды.

«Ел студентлар үзидарәсе органы» -    Казан милли эзләнү технология университеты «Студентлар һәм аспирантлар союзы»  студентлар советы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International