Татарстанда 2022 елда 7 лагерь төзекләндереләчәк

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Гадәттәгечә, балалар сәламәтләндерү лагерьларына аерым игътибар бирелә. Өч ел дәвамында ял итү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа тормышка ашырыла.  ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә реновация нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар белән бүлеште.

«Лагерьларда ял итү бик зур нәтиҗәгә ия-бу яшүсмерләрне сәламәтләндерү, үстерү һәм социальләштерү. Заманча лагерьда 2-3 атна дәвамында сменаларны сыйфатлы итеп тулыландырып, яшүсмерләрнең тормыш траекториясенә җитди һәм уңай йогынты ясарга мөмкин», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. Ул, шулай ук, язын балалар ялына багышланган тематик коллегияне үткәрергә тәкъдим итте. Аның кысаларында туклану сыйфаты, куркынычсызлык һәм сменаларны тутыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим ителә.

2022 елда лагерьларны комплекслы яңарту Баулы, Әтнә, Апас, Яңа Чишмә, Саба районнарында узачак. Шулай ук Казанда «Яшь Гвардия» спорт лагерен һәм «Искра» лагерен төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Моннан тыш, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә юллар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Быел тагын алты лагерьга керү юллары төзеләчәк.

2021 елда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә җиде лагерьда инфраструктура яңартылды һәм үз эшен башлап җибәрделәр. Мәсәлән, «Мирас – Наследие» лагерен ачтылар, ул «милли – актуаль» концепциясен тормышка ашыра, шулай ук җәй көне яшь скаутлар өчен беренче сменалар үткәргән «Юнитур» туристлык-туган якны өйрәнү тематикасы белән лагерь.

Исегезгә төшерәбез, узган ел лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итте. Һәр смена Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылган һәм төбәк идарәсеннән аларның йомгаклау коллегиясендә уңай бәя алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International