7 февральдә, Россия фәне көне алдыннан, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә белем бирү оешмалары һәм җитештерү предприятиеләре аспирантларын, адъюнктларын, студентларын, курсантларын, яшь галимнәрен хөрмәтләделәр.
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2021» төбәкара конкурсында 23 кеше җиңүче булды, 90 кеше Татарстан Республикасының ел саен бирелә торган махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
«Иң яхшы яшь галим» конкурсын, 2010 елдан башлап, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләр төбәкара иҗтимагый хәрәкәте үткәрә.Әлеге чараның төп максаты – галимнәрнең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын арттыру, алар арасында иң талантлы яшьләрне бүләкләү.
«Бүген без белем һәм фән юлын сайлаучыларны котлыйбыз, - диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.- Республикабызга андый яшьләр бик кирәк. Мин сезне чын күңелдән котлыйм һәм ректорларга, укытучыларга, һөнәри-белем бирү составына һәм белем бирү оешмаларында, предприятиеләрдә яшьләрнең фәнни потенциалын үстерүгә һәм тормышка ашыруда шартлар тудыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без сезнең составларның яңа сәләтле яшьләр белән тулыланып торуын телибез».
Әлеге максатка ирешү өчен, Татарстан Республикасы Президенты «Фәнни яшьләр» яшь галимнәргә ярдәм итү буенча ведомствоара озак сроклы программаны эшләргә кушты. Аның инициаторы-Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте. Программага өч төп блок керәчәк. Берсе – яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга, икенчесе-фәнни иҗатка ярдәм итүгә, техник һәм башка фәнни эшләнмәләрне һәм проектларны стимуллаштыруга бәйле. Өченче блок социаль яклау иҗади фәнни яшьләргә фән белән шөгыльләнүдә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
2021 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы галиме - 2021»конкурсы «Татнефть» хәйрия фонды гранты хисабына үткәрелде.
«Барысы 155 гариза кабул ителде. Бу сан ел саен арта бара, - диде яшь галимнәр һәм белгечләрнең республика иҗтимагый хәрәкәте лидеры Юлия Кареева. - 20 гыйнварда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә без көндезге тур уздырдык, анда 41 катнашучы чыгыш ясады, үзләренең фәнни проектларын тәкъдим итте. Бу новаторлык эшләнмәләре, кызыклы тикшеренүләр. Без яшь галимнәребезнең сәләтле булуына сокланабыз».
Конкурсның тагын бер үзенчәлеге – югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр вәкилләре генә түгел, ә җитештерү оешмалары хезмәткәрләренең дә күпләп катнашуы. Җиңүчеләргә 30 меңнән алып, 90 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылды.
Котлау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы рәисе вазифаларын үтәүче Алексей Созинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкат Миңнехановлар катнашты.