Татарстан яшьләре үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 1,5 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан (Росмолодежь) грант конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Татарстанның 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләренең үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 млн.сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Конкурс 15 номинация буенча уза:

#создавай_возможности — яшьләр проекталарын, шул исәптән үзмәшгульлекне оештыруга юнәлдерелгән проектлар ;

#развивай_среду — кече территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;

#объединяй — мәдәниятара диалогка һәм халыкара хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән проектлар;

#защищай — яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы торуга юнәлтелгән проектлар;

#стирай_границы — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүгә юнәлдерелгән проектлар;

#сохраняй_природу — экологик агартуга юнәлтелгән проектлар;

#двигай_сообщества — урта махсус уку йортларының студентлар берләшмәсенә ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;

#вдохновляй — иҗади инициативаларга ярдәм итүгә һәм мәдәни — мәгариф мохитен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;

#береги — гражданлык тәңгәллеген үстерүгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән проектлар;

#открывай_страну — туристларны җәлеп итүгә һәм яшьләр туризмын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;

#будь_здоров — спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар;

#помни — тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән проектлар;

#расскажи_о_главном — яшьләр медиа үсешенә юнәлдерелгән проектлар;

#МЫВМЕСТЕ — иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар;

#Ты_не_один — тискәре девиант тотышын профилактикалауга һәм яшьләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән проектлар.

Катнашу өчен 30 мартка кадәр «Россия яшьләре» АИС грант модулендә тутырылган проект гаризасын тапшырырга кирәк.

Гариза тутырганда конкурс үткәрү турында игълан белән танышырга һәм методик рекомендацияләр кулланырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстаннан 484 гариза бирелгән иде. Шулардан 23 проект 26 710 000 сумлык ярдәм алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International