Бүген Казанда «Созвездие – Йолдызлык-2022» XXII республика ачык эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы үтте. Җиңүчеләргә һәм гран-при ияләренә бүләкләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Балалар-олылар канатлары. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучы балалар өчен шатланасы килә, чөнки алар янында һәрвакыт үз укучыларының талантларын алга сөрүче педагоглар бар, ә иң мөһиме-алар янәшәсендә әти-әниләре, әби-бабайлар, аларның үсеше белән кызыксынучылар бар. «Йолдызлык» - республика талантлары гәүдәләнеше ул», – дип билгеләп үтте вице-премьер.
Гран-при ияләре һәм фестиваль җиңүчеләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының брифинг-залында стипендияләр алдылар. 41 бала бүләккә лаек булды. Тантана композитор Рөстәм Яхинның «Китмә, Сандугач» җыры астында узды, аны Гран-при ияләренең берсе Инсаф Гарибаев башкарды.
«Безнең балалар-Татарстанның төп байлыгы. Аларның талантлары һәм казанышлары-аларның үзләре һәм гаиләләренең генә түгел, ә бөтен республика казанышы. Хөкүмәт йортында Татарстан Президентының дәүләт стипендияләре белән бүләкләү кебек чаралар балаларга һәм аларның талантларына карата мөнәсәбәт турында сөйли», - дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Аның сүзләренә караганда, «Созвездие-Йолдызлык» - ул фестиваль генә түгел, ә яшәү рәвеше дә, андың тарихында инде берничә буын яшьләре катнашты.
Гомуми грант фонды 2 млн. сумнан артык тәшкил итте. Стипендиянең күләме катнашучының номинациясенә һәм урыннарына бәйле. Моннан тыш, быелдан фестиваль җиңүчеләрен әзерләгән педагоглар өчен акчалата премия бирелә. Алар арасында 1,8 млн сум бүленәчәк, дип хәбәр итте «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
«Әгәр Россия 2011 елда иҗат элитасын яңадан торгызу турында кайгырта башласа, Татарстанда без бу эшне нульле еллар башыннан башладык. Иҗади элита гына киләчәкне формалаштыра. Бу балалар чын-чынлап бәхетле», - дип белдерде ул.