Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы 33 проект 28 млн. сумга якын акча алачак. Исегезгә төшерәбез, грант конкурсының гомуми бюджеты 50 млн.сум тәшкил итә.
«Муниципалитетларда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсы-моңарчы күрелмәгән программа, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Без, яшәү урынына карамастан, бөтен яшьләр өчен мөмкинлекләр тудырырга тиешбез. Бу инфраструктурага да, авыл яшьләре катнаша ала торган проектларга да кагыла. 30дан артык проект билгеләнгән инде, алар үз идеяләрен тормышка ашыру өчен грант акчалары алачак. Шул ук вакытта 27 июньдә конкурсның икенче дулкыны башлана, анда гариза бирергә өлгермәүчеләр катнаша ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Конкурс яшьләрнең төрле категорияләрендәге инициативаларын һәм үз-үзләрен тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен муниципаль автоном һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләренә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүне күздә тота.
Грантлар конкурсында Татарстан Республикасының 40 муниципаль берәмлеге катнашты. Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру өчен шәһәр һәм районнарның 73 муниципаль яшьләр сәясәте учреждениесеннән, шул исәптән 20 Форпост учреждениесе, яшәү урыны буенча 18 яшүсмерләр клубы, 22 яшьләр үзәгеннән гаризалар бирелде.