Казанда беренче тапкыр яшь дипломатларның зур форумы үтә

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

26 -30 августларда Казанда беренче тапкыр  яшь дипломатларның V зур форумы үтә. Бу карар 2022 елның маенда  ИХО илләре яшь дипломатлары форумында   Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары нигезендә кабул ителде.

 Бу елның августында Казанда бишенче юбилей форумы үтәчәк. Беренче форум 2017 елда Сочида яшьләр һәм студентларның дөньякүләм фестивале белән бер вакытта үтте. Очрашу йомгаклары буенча анда катнашучылар яшь дипломатларның халыкара контактларын даими үткәрү зарурлыгын, шулай ук яшь дипломатларның Халыкара ассоциацияләрен һәм яшь дипломатларның Мәскәү клубын булдыруны раслаучы документ кабул иттеләр.  Алдагы елларда Форум Сочида һәм ике тапкыр Мәскәүдә Дипломатик академиядә үтте.

Яшь дипломатларның V зур Форумы темасы - «Дипломатия өчен яңа вакыт».Анда катнашучылар эш сессияләре вакытында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар: хәзерге заман шартларында дипломатиянең трендлары һәм чакырулары, цифровизация, халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмати киберкуркынычсызлык, «Мәдәниятләр алмашы» чорында горизонталь дипломатия һәм интеграцион берләшмәләр киләчәге.

Болардан тыш, Форум кысаларында яшь дипломатларның халыкара ассоциациясенә яңа әгъзалар кабул итү рәсми тантанасы үтә. Бөтен дөньяның тышкы сәяси ведомстволарыннан йөзләрчә яшь хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Чакырылучы спикерлар арасында – федераль һәм төбәк хөкүмәт органнары, академик һәм иҗтимагый –сәяси өлкә, эшмәкәрлек берләшмәләре  вәкилләре.  

 «Безнең өчен Казанның халыкара чаралар үткәрү мәйданчыгы булуы бик мөһим, - дип билгеләде Татарстан Республикасы яшьләр дипломатиясе Академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова. – бу көннәрдә Казанда зур яшьләр Саммиты үтүе дә сөендерә. Анда 60тан артык илдән Яшьләр эшләре министрлары һәм яшьләр оешмалары лидерлары җыелачак. Саммит анда катнашучылар һәм дипломатлар өчен фикер алышу мәйданчыгы булачак».

Форумны Россия чит илләр министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Яшьләр дипломатиясе Академиясе» иҗтимагый оешмасы оештыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International