Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру буенча тавыш бирү башланды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәтен формалаштыру буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Барлыгы 179 гариза бирелгән, үз тавышыңны сайтта калдырырга мөмкин. Тавыш бирү тәртибендә электрон почта адресын күрсәтергә һәм сайлаган кандидат янына махсус билге  куярга кирәк. Тавыш бирү 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Яшьләр хөкүмәте – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советы.

ТР Яшьләр хөкүмәте әгъзаларының эше берничә юнәлеш буенча башкарылачак: проект эше, профильле ведомство белән берлектә проект эше, профильле тематикага яшьләр белән мәгълүмати эш, профильле министр белән очрашуларны үз эченә алган җәмәгать аудиты, тармактагы яшьләр турында доклад бирү.

Кандидатларның һәркайсы үз эшен башкарырга теләгән ведомствоны сайлады һәм «Сайланган ведомствода эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр» дигән сорауга җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы өчен гаризалар бирү  кампаниясе башланды. Гаризаны яшьләр оешмалары/берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары (бакалавриатның 3 курсыннан башлап, 20-35 яшькә кадәр) һәм үз – үзләрен тәкъдим итүче яшьләр (20-35 яшь) һәм төрле җәмәгатьчелек вәкилләре (20-35 яшь) сайлап алган тармакта иҗтимагый башлангычларда кызыксынган яшьләр (үз-үзләрен күрсәтүчеләр) бирә ала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International