Татарстан психологлары мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен районнарга чыга башладылар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан психологлары республика муниципалитетларына мобилизацияле гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барачаклар. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте. 
«Психологик ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән гаиләләргә бару оештырыла. Мондый сәфәр Саба районында узды, шулай ук Лаеш һәм Әлки районнарындагы гаиләләр белән эш башланды. Мобилизацияләнгән гаиләләр өчен төркемле дәресләр Әлмәттә, Чаллыда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре базасында үткәрелә», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, мобилизацияләнгән гаиләләр Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре өчен 8-800-2000-122 номерлы балалар ышаныч телефоны һәм 8-800-5552-220 бердәм номеры буенча  тәүлек буе психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Өлешчә мобилизация кертелә башлаганнан бирле 105 шалтырату гамәлгә ашты. 
Дистанцион форматта шулай ук 8-800-200-34-11 номеры буенча #МЫВМЕСТЕ бөтенроссия үзара ярдәм акциясенең бердәм кайнар линиясенә, 8-800-350-02-16 номеры буенча Россия Кызыл хач белән берлектә «Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!» кайнар линиясенә, 8 (843) 279-55-80 номеры буенча «Сердәш 129» тәүлек буе эшли торган кризис ярдәм күрсәтү линиясенә мөрәҗәгать итергә була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International