ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев: «Хәсән Туфан язмышы турындагы спектакль вакытында күз яшьләремне тыя алмадым»

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе узган гасырның күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче ике спектакль күрсәтте.

Татар («Ерак йолдыз яктысы») һәм рус («Свет далекой звезды»)  телләрендә куелган спектакльләр гыйбрәтле хикәя жанрында хәл ителгән, аны аңлау өчен Хәсән Туфан шигырьләре ачкыч булып тора.

Сәхнәдә күрсәтелгән тарихи вакыйгалар аша төп геройның һәм аның тугры хатыны, актриса Луиза Салигаскарованың Бөек мәхәббәте кызыл җеп белән сузыла. 16 ел дәвамында «Халык дошманы» хатыны булган Луиза, эшсез, тораксыз һәм баласын югалткан килеш кан тапшыра, шагыйрьгә азык-төлек посылкалары җыя һәм җибәрә.  Якын кешесе кайтуга 2 ай вакыт калганда гомере өзелә.

Режиссерлык ниятен бәяләр, Хәсән Туфан иҗатына чумыр, ил тарихын конкрет мисаллар аша белер өчен Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан технология һәм дизайн көллияте, Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге студентлары бәя бирә алды. Шулай ук республиканың мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау вәкилләре катнашты.

Мәртәбәле кунаклар арасында татар телендә куелган спектакльдә ТР Дәүләт Советы депутатлары да бар иде. «Хәсән Туфан-татар халкының бөек шагыйре. Язмыш сынавы астында өзелмәгән кеше. Ул вакытта күпләр аның тормыш юлын кабатладылар. Ләкин нәкъ менә Хәсән Туфан, барлык авырлыкларны җиңеп, җиңүче булып чыкты. Яшь артистларыбызның мондый катлаулы материал куярга курыкмавына мин бик шат. Спектакль бик әйбәт килеп чыкты, ул тамашачы игътибарына лаек», — дип кичерешләре белән уртаклашты ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Залда булган күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Нугаев күз яшьләрен тыя алмады.

«Спектакльдә күрсәтелгән вакыйгалар әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белән дә булды. Минем бабамны сюжеттагы кебек үк репрессияләделәр, алман разведчигы дип атадылар. Хәзер бу турыда бик аз кеше сөйли. Мин бу моңсу мизгелләрнең барысын да искә төшердем. Хәсән Туфанның фаҗигале язмышы турындагы спектакльдә мин күз яшьләремне тыя алмадым. «Созвездия-Йолдызлык» командасы бүгенге яшьләргә киләчәктә бернәрсәгә дә юл куймасыннар өчен тарихыбызның фаҗигале эпизодларын күрсәтә. Бу караңгы вакытта кешене кеше дип санамадылар,ә без үзебездә кешелеклелекне югалтмаска тиеш. Арт-резиденция командасы тарафыннан зур хезмәт башкарылды, моның өчен аларга зур рәхмәт», - диде ул.

Бүген, 2 февральдә спектакльнең рус телле версиясен Зәй халкы «Энергетик» мәдәният сараенда күрәчәк, ә иртәгә, 3 февральдә, спектакльнең татар телле версиясен тамашачылар Мөслим районының мәдәният йортында бәяли алачак.

«Ерак йолдыз яктысы»  спектакленең татар версиясен ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия гранты һәм аның рәисе Марат Әхмәтовның шәхси ярдәме белән тормышка ашыруга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International