ТР Яшьләр эшләре министрлыгы физик затлар өчен грант конкурсының гаризалар бирү кампаниясен 15 мартка кадәр озынайтты.
Конкурсның гомуми фонды - 7 млн. сум. Яшьләр үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча ала алачак.
Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә:
яшьләрнең иҗади инициативалары;
яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү инициативалары;
яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативалары;
патриотик тәрбия;
яшьләрнең иреклелек (волонтерлык) инициативалары;
яшьләр медиасы;
яшьләрнең фәнни инициативалары;
социаль эшкуарлык;
яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау;
инвалид яшьләргә һәм мөмкинлеләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар;
- гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
- карьера һәм профессиональ яктан үз-үзеңне үстерү;
- мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара үзара хезмәттәшлек;
- яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.
Анда Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге РФ гражданнары катнаша ала. Гаризаны «Минем субсидияләрем» платформасы аша бирергә кирәк,анда хакимият органнарыннан республика халкы файдалана ала торган барлык ярдәм чаралары җыелган. Бер ай дәвамында проектлар экспертлар тарафыннан каралачак, аннары җиңүчеләр игълан ителәчәк.