2024 ел «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасының гаризалар бирү кампаниясе 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Программа кысаларында яшь гаиләгә торак бәясеннән 30% (баласыз гаиләләргә) яки 35% (балалы гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия бирелә.
Узган елгы программа җиңүчеләре хәзер субсидияләр ала. ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бүген Апас районында булды, анда быел ук акча алачак Сөнгатуллиннар гаиләсе белән очрашты. Ул аларга субсидия алу өчен сертификат тапшырды.
Яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен 730 мең сум акча алачак. Гаилә башлыгы Илназ Сөнгатуллин слесарь булып эшли, ә аның хатыны Айгөл декрет ялында. Аларның ике кечкенә баласы бар.
«Торак мәсьәләсе яшьләр арасында төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2023-2025 елларга программаны финанслау ике тапкыр арттырылды. Программа шартлары буенча программада ир белән хатынның 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәм гомуми торак мәйданы белән тәэмин ителгән гаилә катнаша ала», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
2024 елда «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын финанслауның гомуми күләме 130 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, шул исәптән 31 млн сум – федераль бюджет акчалары исәбенә, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 100 млн сум. Гариза бирү кампаниясе 30 апрельгә кадәр, ә исәпкә куюлар 31 майга кадәр дәвам итә. Өч һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр өстенлекле чиратка ия.
Министр сүзләренчә, 2023 елда республиканың 38 шәһәреннән һәм районыннан 81 яшь гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы ярдәмендә торак сатып алачак. Программаны гамәлгә ашырган вакытта Татарстанның 8 меңнән артык яшь гаиләсе түләүсез субсидия алды.
Искәртеп узабыз, 2021 елдан «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында гамәлдә, яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртуга кире кайтарылмас субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме алу мөмкинлегенә ия. Программага керү һәм дәүләт субсидиясе алу өчен, 30 апрельгә кадәр теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.