#БЕЗБЕРГӘ# халыкара премиясендә катнашучыларның номинацияләргә һәм аларның проектларына ярдәм итү мөмкинлекләрнең зур булуына кызыксынуларын исәпкә алып, 2023 елгы гаризалар бирү кампаниясе срогы 31 майга кадәр озайтылды.
#БЕЗБЕРГӘ# премиясе ярдәмендә ел саен волонтерлык һәм хәйриячелек өлкәсендәге проектлар, корпоратив җаваплылык һәм тотрыклы үсеш программалары , мәгълүмати һәм медиапроектлар , социаль партнерлык практикалары танылу һәм ярдәм ала.
#БЕЗБЕРГӘ# моделе күпсанлы номинантлар өчен Премиянең файдалы булуын тәэмин итә. Өч категориянең(Волонтерлык, НКО, Бизнес) берсен сайлап, 14 яшьтән өлкән барлык Россия гражданнары Премиядә катнаша ала.
Төбәкара этап җиңүчеләре җирле хөкүмәттән ярдәм һәм төбәк җитәкчеләреннән бүләкләр, шулай ук үз проектларын тәкъдим итү алу мөмкинлеге ала. Һәркем «Больше, чем путешествие» программасы нигезендә Россия буенча түләүсез сәяхәт өчен сертификат ала. Ярымфинал җиңүчеләре Россиянең барлык федераль округларында форумнарда катнашалар - алар өчен президент грантлары фонды экспертлары җитәкчелегендә социаль проектлаштыру буенча махсус белем бирү программасы тәкъдим ителә.
Төбәк этабында 4000ләп җиңүче булачак. Финалга 126 проект үтәчәк.
2023 елда алар өчен беренче тапкыр #БЕЗБЕРГӘ# премиясе остазлык институты эшли башлаячак. Ул проектларны камилләштерүдә, һөнәри һәм шәхси үсештә укыту, консультацияләр һәм методик ярдәм аша ярдәм программасы эшләүдә терәк булачак.
2022 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан #БЕЗБЕРГӘ# халыкара премиясенең төбәк этабына 183 инициатива үтте, шулардан 35 проект җиңүче булды. Ярымфиналга Татарстаннан халыкара премиягә 63 инициатива үтте, ә республиканы 4 иниөиатива тәкъдим итте. Аларның икесе призлы икенче урынны яулады. Марат Ильясовның «Мин барысын да булдырам, барысн да эшлим- башкача яши белмим бит» проекты «Кешеләргә ярдәм» номинациясенең «Волонтёрлар» категориясендә тәкъдим ителде.
Проект җитәкчесе авторлык тренажерлары һәм үз реабилитация методикасын уйлап таба, алар аңа аякка басарга ярдәм итә. Хәзер тренажерлар Татарстанның 6 районында һәм Башкортстанның 3 районында инвалидларны һәм ОВЗ белән авыручы кешеләрне сәламәтләндерергә ярдәм итә. Бер ел эчендә проект кысаларында 2 үзәк ачылган, 2000нән артык уку дәресе үткәрелгән, аларда 700дән артык кеше катнашкан.
«Гудсёрфинг – мәгънәле сәяхәтләр сервисы» проекты. Аны «Гудсёрфинг – игелекле сәяхәтләр» иреклеләр үсеше мәгълүмати үзәге» Россиядә күчмә иреклелек үсешенә юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, быел финалистларны Премия партнерларыннан һәр номинация буенча өстәмә мөмкинлекләр көтә: стажировкалар, вебинарлар һшм топ - менеджмент белән очрашулар, финалистларны спикерлар һәм экспертлар сыйфатында чакыру, мәгъмүмати ярдәм.
Премия призерлары өчен мөмкинлекләр:
-Россия Президентының шәхсән ярдәме белән югары дәрәҗәдә җәмәгатьчелек танылуы алу;
- Ил җитәкчелеге проект командасына рәхмәт белдерә;
-Конкрет проект 3 млн га кадәр грант мөмкинлеге ала;
- «Коммерсантъ» газетасында публикация белән «Милли проектлар партнеры» статусы;
- Проектны «Смартек» АСИ сервисы һәм Игелек челтәре аша тиражлау;
- «Машук» белем үзәгендә , «Сенеж» идарә остаханәсендә, «Таврида» арт-кластерыннан креатив индустрияләр университетында белем бирү программасы – 2024 тә катнашу.
Тулы мәгълүмат Премия.мывместе.рф сайтына урнаштырылган.
«Без бергә» халыкара премиясе «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә үткәрелә.