Татарстан башкаласына 50 илдән 100 гә якын делегат килде: Албания, Алжир, Аргентина, Әрмәнстан, Бангладеш, Беларусь, Бенин, Болгария, Боливия, Босния һәм Герцеговина, Бразилия, Бруней, Венгрия, Вьетнам, Гвинея-Бисау, Джибути, Мисыр, Италия, Иран, Һиндстан, Иордания, Испания, Колумбия, Кыргызстан, Кытай, Малайзия, Марокко, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан, Перу, Россия Федерациясе, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Таҗикстан, Уганда, Үзбәкстан, Чад, Чехия, Швеция, Шри-Ланка һ.б. бүген Казанның тимер юл вокзалында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасы делегатларын каршы алдылар. Катнашучылар арасында бизнес, медиа, мәгариф, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният һәм башка өлкәләрдә яшь лидерлар бар.
Делегатларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламләде. «Без сезне Татарстан Республикасында сәламләргә бик шатбыз. Бездә тынычлыкта һәм татулыкта 175 милләт вәкилләре яши. Татарстанның бай тарихи, мәдәни һәм рухи мирасы бар, без аның белән горурланабыз. Татарстан-Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада нефть чыгару һәм нефть химиясе үсеш алган. Шул исәптән, без эре сәнәгать төбәге булып торабыз. Яшьләр төбәк халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Республика җитәкчелеге тарафыннан яшь буынга зур игътибар бирелә. Шуның аркасында яшьләр туган республикада яши һәм үсә алсын өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла. Сезнең республиканың гореф – гадәтләре, яшәеше һәм милли ашлары белән танышу, Татарстан яшьләре белән аралашу мөмкинлеге булачак», - дип билгеләп үтте министр.
Төбәк программасы кысаларында чит ил делегатлары өчен Казан, Иннополис буенча күзәтү экскурсиясе оештырылачак. Шул исәптән, алар «УРАМ» экстрим-паркында, Казан федераль университетында, Милли китапханәдә, маркетплейсларның логистик үзәкләрендә, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булачак. «Тынычлык һәм татулык иҗаты» этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашачаклар. Шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән сессия планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 1 марттан 7 мартка кадәр Сириуста Бөтендөнья яшьләр фестивале узды. Фестиваль президент Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында оештырыла. Төп программадан соң ук 2000 яшь чит ил кешесе Россия буйлап сәяхәткә китә. ВФМ-2024 төбәк программасы илнең 30 шәһәрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак. Төбәк программасы чит ил катнашучыларына Россия, аның мәдәни байлыгы, тарихи мирасы, халыкларның милли күптөрлелеге һәм аларның традицияләре, уникаль табигате һәм икътисади потенциалы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Программага биш тематик маршрут керде: «Россиядә яшәргә һәм эшләргә», «Хәтер юлы», «Чикләрсез ил», «Без Россиягә кайттык», «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы. Һәр катнашучы эшләнгән маршрутлар буенча иң зур 30 шәһәрнең берсенә барачак. Сайланган юнәлешкә карамастан, чит ил кунаклары өч көнгә Мәскәүдә тукталды, анда ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә–форумы уза: чит ил яшьләре Россиянең барлык төбәкләренең фән һәм сәнәгате, мәдәнияте һәм традицияләренең төп казанышлары турында белде.