Татарстан яшьләре физик затлар өчен грантлар җәлеп итү буенча топ-10га керде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык физик затларның «Росмолодежь.Грантлар 1 сезон» бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстаннан яшьләр 36 социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру өчен 21,5 млн сум акча отты.

«Җәй-төрле грант конкурслары һәм форум кампанияләре актив уза торган вакыт. «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» иҗтимагый яшьләр оешмасыннан коллегаларыбыз белән бергә без һәр катнашучыны җентекләп сайлап алабыз һәм әзерлибез. Республика яшьләренең грантлар язганда консультация алу мөмкинлеге бар. Моның ярдәмендә без һәр очракта яхшы нәтиҗәләр күрсәтәбез. Хәзер җиңүчеләрдән барлык таләпләрне һәм проектларны гамәлгә ашыруны сыйфатлы үтәү таләп ителә. Без үз ягыбыздан аларны тормышка ашыру вакытында һәрвакыт хупладык һәм аларга ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Әйтик, Тимур Хәбиров ИФО студентлар отрядларының «Киләчәк чынбарлыгы» фиджитал уенын уздыруга 997 050 сум, Виктория Шумейко – «Бизнес бер биттә» эшлекле уенын оештыруга 418 320 сум, Тимур Тулбаев «ИнЯз» телләр һәм мәдәниятләр фестивален уздыруга 322 676 сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International