Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проекты кысаларында уза торган «Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсына нәтиҗәләр игълан итте.
Татарстан инде алтынчы ел рәттән җиңүчеләр рәтенә керә һәм быел ирекле хәрәкәтне үстерүгә 6 млн сумнан артык акча алачак.
«Бүгенге көндә Татарстанда 182 меңнән артык волонтер исәпләнә, 22 Игелек.үзәк эшли. 12 волонтерлык юнәлеше үз эшчәнлеген алып бара. Без Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге илдә иң яхшыларның берсе булуы белән горурланабыз. Федераль конкурс нәтиҗәләре моны раслый. Бу җиңү ярдәмендә без республикага өстәмә финанслауны җәлеп итә алачакбыз һәм бу юнәлештә тагын да күбрәк волонтерларны җәлеп итә алачакбыз», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
2025 елда акчалар Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү дәүләт программасы составында Иреклелекне үстерү буенча төбәк проектын көчәйтүгә юнәлдереләчәк.
Элегрәк Татарстан 2019 елдан 2024 елга кадәр биш тапкыр «Игелекле эшләр төбәге» булды.Шуның ярдәмендә иреклелек өлкәсендә иң яхшы төбәк практикаларын гамәлгә ашыруга 40 млн сумнан артык акча җәлеп ителде.