Питрәч районы Яшьләр үзәгендә гаилә бәйрәме узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Питрәч районы Яшьләр үзәгендә бөтен гаилә өчен бәйрәм узды. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылды. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Питрәч районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Марина Кузнецова сәламләде:

«Гаилә- һәркем юаныч һәм шатлык таба алырлык, кабатланмас мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм берлеге. Мондый бәйрәмнәр очрашырга һәм бергә вакыт уздырырга менә дигән сәбәп була». Ул шулай ук Камалиевлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде.

Программаның дәвамы «Гаилә иле — гаилә дөньясы» грант проекты кысаларында «Иң тиз гаилә» гаилә уеннары чемпионаты булды. Анда районның иң актив һәм спортчан 20 гаиләсе катнашты, аларның һәркайсы үзләренең җиңүгә омтылышларын, тырышлыкларын һәм бердәмлеген күрсәтте. Конкурс сынаулары арасында балалар һәм ата-аналар өчен иҗади мастер-класслар оештырылды.

Конкурс сынаулары йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Хәсбиевлар гаиләсе (Ленино Кокушкино авылы);

2 урын-Тимершәеховлар гаиләсе (Царево ТК);

3 урын-Идиятуллиннар гаиләсе (Көек авылы).

Чемпионатта катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International