Татарстан яшьләрен мәдәни марафонда катнашырга чакыралар

2024 елның 9 июле, сишәмбе

«Мәдәни марафон» проектына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектта теләге булган һәркем катнаша ала: мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар. Гаризалар бирү компаниясе агымдагы елның декабренә кадәр дәвам итәчәк, сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

«Быел тема - рус классик мәдәнияте: әдәбият, музыка һәм рәсем сәнгате булды. Безнең максат-белемнәрне тикшерү түгел, ә яңаларын бирү.  Марафон балаларга белемнәрен киңәйтергә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм укуларын тагын да мавыктыргычрак итәргә ярдәм итәргә тиеш. Һәр яшь өчен экспертлар программаны бай һәм кызыклы итү өчен онлайн-тестлар әзерләделәр», - дип билгеләде РФ мәдәният министры Ольга Любимова. 

Берничә ай дәвамында катнашучыларның шәхси кабинетында видеолекцияләрдән, интерактив биремнәрдән һәм конкурс сынауларыннан торган белем бирү блоклары барлыкка киләчәк. Марафон нәтиҗәләре буенча Яндекс Мәгарифеннән тематик квиз үткәреләчәк.

«Классик сәнгать дөньясы һәм нейрочелтәрләрнең заманча дөньясы-чынлыкта тыгыз бәйләнгән. Марафонны узу барышында укучылар әлеге уртак нокталарны җентекләп өйрәнә, шулай ук мәктәп дәресләре һәм музейларга походлар буенча таныш әсәрләргә башка яктан карый алачак», – дип сөйләде Яндекс Мәгариф директоры Дарья Козлова.

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) һәм Россия Мәдәният Фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International