Казанда Изге Коръән премиясендә катнашу өчен БРИКС илләреннән кунаклар җыелачак

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

24 июльдән 26 июльгә кадәр Казанда уникаль халыкара вакыйга — Изге Коръән премиясе узачак. Конкурста 20 илдән, аерым алганда, БРИКС, Гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләреннән укучылар катнаша. Әлеге Премия «Тиләвә» номинациясендә — Изге Коръән текстларын оста уку номинациясендә узачак. Россияне Коръән хафизы Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк.

Конкурсның мәртәбәле кунаклары арасында Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Бразилия, Бахрейн, Кытай, Һиндстан, Мисыр, БДБ илләре һәм башка дәүләтләрнең министрлары, мөфтиләре, галимнәре, шулай ук эре халыкара мөселман оешмалары җитәкчеләре бар.

Бүген ачылу тантанасы булачак, аның кысаларында премиянең ярыш өлеше узачак. 26 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ябылу тантанасы була. Тамашачыларга чын рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм Коръәннең тирән мәгънәләре турында сөйләүче уникаль театральләштерелгән куелыш күрсәтеләчәк. Куелышта төп урынны изге Коръән укучылар – премиядә катнашучылар алачак.

Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр советы һәм И. Мөхәммәд бине Зәйд (БГӘ) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International