11-13 сентябрь Татарстан яшьләр оешмалары вәкилләре Казахстан Республикасының Байконур шәһәрендә үткәреләчәк «Халыклар дуслыгы» фестивалендә катнашачак. Программа кысаларында безнең республика яшьләренең визиты программасында «Байконур» космодромыннан «Союз – МС-26» Россия пилотлы корабын җибәрүдә катнашу планлаштырылган.
Татарстан яшьләре фестивальдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Байконур шәһәре администрациясе чакыруы буенча катнашачак.
Татарстан яшьләре делегациясенең Казахстанга сәфәре быел март аенда Сочи шәһәрендә узган Бөтендөнья яшьләр фестиваленең мирасы булып тора. Бөтендөнья фестивалендә Татарстан Казахстан Республикасы яшьләре делегациясенә мәдәни шефлык күрсәтте.
Татарстан яшьләре делегациясенең «Халыклар дуслыгы!» фестивалендә катнашуы «Бөтендөнья яшьләр фестивале йомгаклары буенча Казахстан яшьләре белән хезмәттәшлектә мәдәни шефлык» программасының алга таба гамәлгә ашырылуын ачык күрсәтә, шулай ук Халыкара Дуслык клубы кысаларында Халыкара яшьләр проектларын үстерүгә ярдәм итә (проект-Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2024 елдан Росмолодежь тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Бөтендөнья яшьләр фестиваленең мирасы).
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында үзен аеруча ачык күрсәткән 15 активисттан торган делегация составы эшләнде. Алар арасында волонтерлар, Яшьләр дипломатиясе академиясе, иҗади яшьләр академиясе актвистлары, Татарстан башкаласының балалар эшләре комитетының яшь хезмәткәрләре, узган Бөтендөнья яшьләр фестивале делегатлары бар.
Визит программасында «Халыклар дуслыгы» фестивалендә катнашу белән беррәттән, космодромның музей комплексында, «Буран» орбиталь корабында булу, 1 нче Гагарин старты мәйданчыгына, С.П. Королев һәм Ю. А. Гагарин мемориаль йортларына бару, шулай ук Байконур шәһәре буйлап экскурсия һәм «Коркыт ата» мемориаль комплексында булу планлаштырылган.
Шулай ук программада «Халыклар дуслыгы» фестиваленә әзерлек һәм катнашу каралган.