Казанда «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Көньяк, Идел буе һәм Төньяк Кавказ федераль округларының 33 төбәгеннән патриотик тәрбия сферасының 235 вәкиле өчен округ патриотик форумы үтә. Ул 13 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Форумны үткәрү урыны итеп, Татарстанның сайлануы безнең өчен бик мөһим. Бу тәҗрибә уртаклашу өчен бик зур мәйданчык. Татарстан Республикасы яшҗләргә патриотик тәрбия бирү буенча Россия лидерларының берсе булып тора. Ел саен Татарстанның меңнәрчә яшьләре эзләнү отрядлары, хәрби-патриотик профиль сменалары, хәрби реконструкторлык хәрәкәте, хәрби хезмәт нигезләре буенча бишкөнлекләр мәктәпләрен үтә. 2023 елда Татарстан Республикасында патриотик тәрбия турында закон кабул ителде. Яшьләрнең гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүен арттыруга инфраструктураның киң челтәре ярдәм итә. Бу – яшҗләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, хәрби-патриотик клублар, аларның бер ел эчендә эшчәнлеге 500 меңгә кадәр кешене колачлый», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Татарстан яшьләр эшләре Федераль агентлыгының Роспатриот программасының дүрт тематик форумында өченчесе булды. Округ патриотик форумнары Россия профиль учреждениеләре белгечләрен дүрт шәһәрдә берләштерәчәк: Бөек Новгород, Казан һәм Суздаль.
Форумны ачу тантанасында Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру буенча Федерация Советы Комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы буенча баш Федераль инспектор Виктор Демидов, Херсон өлкәсеннән РФ сенаторы Игорь Кастюкевич, Россия халыклары Ассамблеясының проект эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Ирина Бабакова, Яшьләр эшләре федераль агентлыгы Роспатриот программасы җитәкчесе урынбасары Иван Байков, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе Депортаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Татарстан Республикасы ветераннарсоюзы» республика ветераннар(инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, « Яшь АРМИЯ» Бөтенроссия хәрби – патриотик хәрәкәте төбәк штабы җитәкчесе Александр Бородин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Патриотик тәрбия өлкәсе вәкилләре өчен округ патриотик форумнары ул – уникаль коммуникатив мәйданчык. Ул белгечләрнең, коммерцияле булмаган оешмалар лидерларының һәм патриотик тәрбия өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмәләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү юлы белән Россия Федерациясендә патриотик тәрбия системасын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Чарада төбәк патриотик үзәк хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар лидерлары, патриотик тәрбия өлкәсендә проектлар җитәкчеләре, бөтенроссия патриотик оешмаларның төбәк бүлекләре активистлары һәм членнары катнаша. Татарстан Республикасына Астрахан, Волгоград, Киров, Нижегород, Оренбург, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Ульяновск, Херсон өлкәләреннән, Адыгей, Башкортстан, Татарстан, Дагестан, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Карачаево-Черкесия, Крым, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия — Алания, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Пермь, Ставрополь, Краснодар крайларыннан һәм Севастополь шәһәреннән барысы 235 делегат киләчәк.
Катнашучылар төбәк башкаласы буенча экскурсиядә, шулай ук Бөек Ватан сугышы музей-мемориаында булдылар. Форумда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алдылар һәм Җиңү Паркында чәчәкләр салдылар.
Барлык катнашучылар сертификатлар алачак.