Халыклар бердәмлеге көненә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә кыска метражлы ролик әзерләде, анда милли-мәдәни берләшмәләр активистлары катнашты.
Күпмилләтле яшьләрнең бердәмлеге һәм дуслыгы аның күптөрлелегендә. Безнең һәрберебез үз халкының күптөрлелеген, тарихын һәм гореф-гадәтләрен үз эченә ала, алар буыннан-буынга тапшырыла. Нәкъ менә шушы фикерне роликта республиканың күпмилләтле яшьләре белдерде.
Яшьләр Ассамблеясе рәисе вазифаларын башкаручы Диләрә Дамар билгеләп үткәнчә, Халыклар бердәмлеге көне – күпмилләтле халыкның бердәмлеген символлаштыра һәм яшьләрнең тарихи традицияләр белән бәйләнешен ныгыта торган мөһим бәйрәм.
«Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары өчен бу көн үзенчәлекле дата булып тора, без үзебезнең актив гражданлык позициябезне һәм илебезнең мәдәни төрлелегенә хөрмәт күрсәтә алабыз. Без, яшьләр буларак, төрле этник төркемнәр һәм мәдәниятләр арасында бердәмлек һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген истә тотарга тиеш. Бу бәйрәм безгә үзара аңлашу һәм күршелекнең, бигрәк тә хәзерге җәмгыять шартларында, мөһимлеген искә төшерә», – дип билгеләп үтә Диләрә Дамар.
Роликларга сылтамалар:
https://vk.com/wall-71695567_32227